Җырлар дәфтәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җырлар дәфтәре latin yazuında])

«Җырлар дәфтәре» - Габдулла Тукайның Җаекта яшәгән чагында үз кулы белән төзелгән татар халык җырлары җыентыгы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тукай 1896 елдан Җаекта рус классына русча өйрәнергә йөри башлый һәм, замандашлары истәлекләренә караганда, шул чаклардан ул халык җырларын дәфтәрләренә терки бара.[1] 1946 елда бер дәфтәр табыла, ул зәңгәр тышлы гади мәктәп дәфтәре була, ә тышлыгына Тукай үзе «Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А.М.Тукаева» дип язып куйган була.[2] Җыентык 27 җыр текстыннан торган.[3]

Тукай бу җыентыкны аерым китап итеп чыгарырга да теләгән. Ул кулъязманы Бертуган Шәрәфләр нәшриятына тапшырган да була, ләкин соңыннан бу уеннан баш тарта.

Җыентык беренче тапкыр «Г.Тукай. Халык әдәбияты» [4] дип исемләнгән китап составында басылган, аннары 1955 елда Габдулла Тукай әсәрләренең беренче дүрт томлыгының 2 томына, шулай ук 1985 елда икенче биштомлыкның 2 томына кертелә.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Кәримкәй көе»
  2. «Сәлим бабай» көе
  3. «Аксак Йосып» көе
  4. «Фатима» көе
  5. «Аргымак» көе
  6. «Сандугач» көе
  7. «Озын Эрбет» көе
  8. «Сәгать чылбыры» көе
  9. «Бәшир» көе
  10. «Кузай» көе
  11. «Солдат» көе
  12. «Латифә» көе
  13. «Майлау» көе
  14. «Яңа сәфәр» көе
  15. «Сибиряклар» көе
  16. «Эстәрле» көе
  17. «Хан кызы» көе [5]
  18. «Шомрай» көе
  19. «Гыйззелбану» көе
  20. «Бөгелмә» көе
  21. «Япон» көе
  22. «Ситдыйк солдат» көе
  23. «Ак бүрек» көе
  24. «Сасы борын» көе
  25. «Ай җаный, каласың» көе
  26. «Сәрмәсән буе» көе
  27. «Җырчы Фәхри» көе
  28. «Агыйдел» көе
  29. *** (Сахраларга чыктым...)
  30. *** (Биек тә лә тауның...)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 2.
  • http://gabdullatukay.ru/works/songs-book/

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г.Тукай турында хатирәләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976, 33-36 битләр
  2. КФУның криминалистик экспертиза лабораториясе дәфтәр тышындагы язуның Тукайныкы икәнен 1975 елда раслый
  3. Тик эчтәлектә 28 җыр исеме була, кемдер 17 сан астында торган «Хан кызы» бәетен ертып алган
  4. төзүчеләре Г.Халит, Х.Ярми, М.Гайнуллин кереш мәкаләсе белән. Казан, Татгосиздат, 1946
  5. бу көйнең җырлары дәфтәрдән ертып алынган