Бәкара сүрәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
әл-Бәкара
гарәп. البقرة
Sura2.pdf
әл-Бәкара
Исеменең тәрҗемәсе

Сыер

Статистика
Сүрә саны

2

Аятьләренең саны

286

Җуз

1—2

Сүзләре саны

6144

Хәрефләре саны

25613

Алдагы сүрә

Әл-Фатыйха

Киләсе сүрә

Әли Гыймрән

Сыер сүрәсе (әл-Бәкара) (гарәп. سورة البقرة‎ суратүл-бәкара) — Коръәннең икенче сүрәсе.

Сүрәнең иңү чоры: мәдинә. Аятьләре саны: 286. Хәрефләре саны: 25613.

«Әл-Бәкара» — Коръәннең иң зур сүрәсе. Ул - Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) Мәдинәгә һиҗрәтеннән соң, беренче булып иңгән сүрә. Бу сүрә әл-Фатиха сүрәсенең ахырындагы фикерне тәфсилләп дәвам итүдән башлана. Ул Коръәннең тәкъвалыларга (Аллаһтан куркучыларга) кулланма булуын ассызыклый. Анда иманлылар һәм үзләренә Аллаһның ачуын алган кәферләр, монафикълар (икейөзлеләр) турында әйтелә.

Сүрә үз исемен 63-66 аятьләрдә тасвирланган вакыйгага бәйле рәвештә ала. Ул аятьләрдә Аллаһы Тәгалә яһүдиләргә сыерны корбан чалырга куша.

Эчтәлеге[үзгәртү]

Бу сүрәдә кешеләрнең 3 төркемгә: Аллаһка чыннап торып ышанучыларга, Аңа ышанмаучыларга һәм икейөзлеләргә бүленүе күрсәтелә.

Сүрә кешеләрне бары тик Аллаһка гына гыйбадәт кылырга чакыра, кәферләргә һәм монафикъларга кисәтү һәм мөэминнәргә хәерле хәбәрне үз эченә ала.

Бәкара сүрәсендә Бәни Исраил кавеме турында сөйләнелә, аларга Аллаһының рәхмәсе турында, Мусә (галәйхиссәләм) вакыты турында исләренә төшерә. Сүрәнең яртысы диярлек Ибрахим һәм Исмәгыйльнең (галәйһумуссәләм) Кәгъбәне төзүләре турында яһүдиләргә исләренә төшерүгә багышланган.

Сүрәдә Коръән кешеләренә мөрәҗәгать, Муса (галәйһиссәләм) һәм Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) өммәтләре арасындагы уртаклыкка күрсәтү, кыйбла турында сөйләү китерелгән.

Бу сүрәдә тәүхид (бераллалык) һәм Аллаһының аятьләре (урыс. знамение), ширек, хәрам азык һәм Аллаһның ыгна рөхсәт итәргә һәм тыярга хокукы булуы әйтелә. Анда таүфикълыкның ни икәнлеге, шулай ук Аллаһның ураза, васыять, алдау юлы белән чит мал алу, үч алу, Аллаһ юлында көрәшү, хаҗ, гумрә, хәмер, азартлы уеннар, никах һәм талак, сәҗдә, баланы имезү, бурыч, рибачылык һ.б. турында күрсәтмәләре китерелә.

Сүрәдә шулай ук тәүхид һәм яңадан терелү турында сөйләнелә. Сүрә мөэминнәрнең аларга кәферләргә каршы ярдәм сорау догасы белән тәмамлана.

Сүрә нәсыйхәтләргә бай: Аллаһның һәм Аның диненең юлы белән бару бу дөнья һәм киләсе дөнья бәхетенә китерә; акыллы кешегә, башкаларны яхшылыкка өндәгән килеш, үзенә моңардан читләшергә кирәкми; начарлыкка якын килмәү, яхшылык хуплана.

Әл-Бәкара сүрәсе динең өч тәгълиматка – Аллаһка, Кыямәт көненә һичшиксез ышануга һәм яхшылыклар эшләүгә нигезләнгәнен ачык күрсәтә. Иман һәм гамәлләр өчен түләү бирелә. Чын иманның шарты - җанның һәм тәнның Пәйгамбәргә (саләллаһу галәйһи үәссәләм) иңгәнгә тулы ышануы.

Сүрәдә мөселман булмаганнырның мөселманнар белән, аларның диннәреннән китүләреннән соң гына, канәгать булулары әйтелә.
Аллаһның диненә ышану кешеләр арасында бердәмлек һәм ризалык сорый, һәм бу шартны бозу төрле каршылык һәм аерымлануга китерә. Аллаһ колларына яхшы азыкны рөхсәт итә һәм зарарлыны тыя. Әгәр дә кеше, гомерен саклап калу өчен, аны ашарга мәҗбүр булса, аңа гөнаһ булмый, чөнки Аллаһ кешегә ул булдыра алганның артыгын кушмый.

Сыер сүрәсендә шулай ук беркемнең дә башкаларынң гамәлләре өчен җәза алмаячагы әйтелә. Дин көчләүне тыя. Ислам сугыш алып баруны яклану, җәмгыятьтә ислам суверенитетын яклау өчен һәм аңа карата гаделсезлеккә каршы максатта гына рөхсәт итә.

Чыганак[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]