Юныс сүрәсе
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Юныс |
|
| Статистика | |
|---|---|
| Сүрә саны |
10 |
| Аятьләренең саны |
109 |
| Сүзләре саны |
1841 |
| Хәрефләре саны |
7425 |
| Алдагы сүрә | |
| Киләсе сүрә | |
Юныс сүрәсе(гар.سورة يونس - сүрәтү йунус) - Коръәндәге унынчы сүрә. Мәккәдә иңә. Аятьләре саны - 109.
Сүрәнең башында Коръәннең әһәмиятлелегенә күрсәтелә һәм мөшрикләрнең Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләмгә каршы хәйләләре турында әйтелә. Аннаң соң Галәм һәм андагы Аллаһның аятьләре (урыс. знамения) телгә алына, Кыямәт көнендәге җәза, Аллаһның чиксез кодрәте һәм потларның бернинди дә көч-куәте булмавы турында әйтелә. Сүрәдә шулай ук Аллаһның иман китермәүчеләргә янавы китерелә һәм Аллаһның аларның эшләрен күзәтеп торуы әйтелә. Нух, Муса, Харун (галәйһумуссәләм) һәм Фигавен, Бәни Исраил кавеме, шулай ук Йоныс галәйһиссәләм турында риваятьләр китерелә.