Сергей Меликов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Меликов latin yazuında])
Сергей Меликов
Дагстан Республикасы Башлыгы
Вазыйфага керешкән
2021 елның 14 октябре
2020 елның 5 октябреннән в.в.б.
Президент Владимир Путин
Аңа кадәр Владимир Васильев
Россия Президентының Төньяк Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле
Вазыйфада
2014 ел – 2016 ел
Росгвардия гаскәрләре башкомандующие
Вазыйфада
2016 ел – 2019 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 12 сентябрь 1965(1965-09-12) (58 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Орехово-Зуево
Сәяси фирка КПСС
фиркасез
Белем

Сарытау югары хәрби команда училищесы
М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия

РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Хәрби академиясе
Сугышлар/бәрелешләр Беренче чечен сугышы һәм Икенче чечен сугышы

Сергей Меликов, Серге́й Али́м улы Ме́ликов (лезг. Меликов Сергей Алиман хва, 1965 елның 12 сентябре, СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Орехово-Зуево) ― сәяси һәм хәрби эшлекле, 2021 елның 14 октябреннән Дагстан Башлыгы (2020 елның 5 октябреннән в.в.б.)[1]. 2014―2016 елларда Россия Президентының Төньяк Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле. 2016―2019 елларда Россия милли гвардиясе гаскәрләре башкомандующие.

Генерал-полковник (2016).

Тышкы рәсемнәр
Генерал-полковник С. А. Меликов.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 12 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Орехово-Зуево шәһәрендә эчке гаскәрләр хәрби хезмәткәре гаиләсендә туган[2][3].

Эчке гаскәрләрнең Ф. Э. Дзержинский исемендәге Сарытау югары хәрби команда Кызыл байраклы училищесын (хәзерге Росгвардиянең Сарытау хәрби институты) «разведчик» белгечлеге буенча (1986), М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең чик буе һәм эчке гаскәрләр факультетын (1994), РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Хәрби академиясен (2011) тәмамлаган. 1994 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказ эчке гаскәрләре округына күчерелгән.

Эчке гаскәрләрдә хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елдан, Сарытау хәрби училищесын тәмамлаганнан соң, бүленеш буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының Украина һәм Молдавия буенча эчке гаскәрләре идарәсенең аерым бригадасына хәрби хезмәт үтү өчен офицер итеп җибәрелә, Львовта, Одессада хезмәт итә, училищеда КПСС әгъзасы була[3].

1994―1995 елларда полк штабы башлыгының өлкән ярдәмчесе, аннары оператив билгеләнештәге дивизия батальоны командиры була. 1995 елдан ― штабның разведка бүлегенең хәрби разведка бүлекчәсе өлкән офицеры.

1996 елдан ― штаб начальнигы ― оператив билгеләнештәге дивизиянең оператив билгеләнештәге полкы командиры урынбасары (1996―1997).

1994-1996 елларда Беренче Чечен сугышында катнаша[3].

1996 елдан бирле краповый берет йөртү хокукына ия[4].

1997 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең оператив билгеләнештәге аерым дивизиясенең 2нче полкы командир урынбасары, 1998 елда — командиры итеп билгеләнә.

2001 елның мартында әлеге дивизия командиры урынбасары, 2002 елның июнендә аның командиры була[3].

2008 елның апрелендә Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең Үзәк төбәк командованиесе гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары ― штаб башлыгы вазифасына билгеләнә.

2011 елның 31 августында Россия Президенты Указы белән Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең Төньяк Кавказ төбәк командованиесе гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары — РФ Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр үткәрү буенча берләштерелгән гаскәрләр төркеме (көчләре) командующие вазыйфасына билгеләнә[5].

2014 елның 8 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр баш штабы башлыгының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә (штаб башлыгы ― генерал-полковник Сергей Бунин)[3].

Росгвардиядә хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 26 августындагы 434нче санлы Указы белән Меликовка «генерал-полковник» хәрби дәрәҗәсе бирелгән[3][6].

2016 елның июлендә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директорының (Виктор Золотов) беренче урынбасары — Россия Федерациясе Милли гвардиясе (Росгвардия) гаскәрләре баш командующие итеп билгеләнә[3].

2019 елның июнендә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте директорының беренче урынбасары вазыйфасыннан азат итү турында рапорт язып биргән[7].

Дәүләт хезмәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның 12 маенда Россия Федерациясе Президентының Төньяк Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасына билгеләнә[8][9][10].

2014 елның 12 маенда Россия Федерациясе Иминлек советына кертелә [3], РФ Президенты Указы белән 2014 елның 12 маеннан генерал-лейтенант дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителә[3][11].

Россия Федерациясенең 1нче класслы гамәлдәге дәүләт киңәшчесе класслы чины бирелгән[3].

2016 елның 28 июлендә РФ Президентының Төньяк Кавказ федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителә һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директорының беренче урынбасары ― Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре главкомандующие итеп билгеләнә [3][12]. 2016 елның 12 августындагы Президент Указы белән РФ Иминлек советы әгъзалыгыннан чыгарыла[3][13]. Указом президента от 12 августа 2016 года исключён из числа членов Совета Безопасности[14].

2019 елның 27 сентябрендә Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров Сергей Меликовны Ставрополь краеннан Федерация Советы сенаторы итеп билгели[15]. 2020 елның 5 октябрендә вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла.

Дагстан Башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 5 октябрендә Россия Президенты Указы белән Дагстан Республикасы Башлыгы в.в.б. итеп билгеләнә[16]. 14 октября 2021 года избран Главой Республики Дагестан.[17]

2021 елның 14 октябреннән ― Дагстан Башлыгы. Хисап комиссиясе рәисе Артур Исрапилов сүзләренә караганда, С. Меликов өчен Дагстан Халык Җыены 90 депутатының 82 се тавыш биргән. Камил Давдиев (Гадел Россия – Дөреслек өчен) өчен 2 депутат, Самир Абдулхаликов (КПРФ) өчен 2 депутат тавыш биргән [18].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе ― Алим Нур-Магомед улы Меликов (1932―2012), отставкадагы полковник, СССР Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр бригадасы командиры[3]. Милләте буенча лезгин. Әнисе Татьяна Николаевна ― белеме буенча педагог. Милләте рус.

Хатыны Галина Анатольевна, хәрби табиб булып эшләгән, запастагы медицина хезмәте лейтенанты, озак вакытлы авырудан соң 2024 елның февралендә Мәскәүдә вафат булган[19]. Үги улы Дмитрий Серков (1981—2007), РФ Каһарманы[3]. Улы Михаил (2018 елда Хәрби университетта укый).

Сергей Меликов (у) Владимир Путин белән Сочида. 2014 елның 12 мае

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сергей Меликов назначен врио Главы Республики Дагестан. 2020-10-05 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Биография Сергея Меликова. Справки. РИА Новости (2016-07-28).
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 ТАСС-ДОСЬЕ (2016-07-28). Биография Сергея Меликова. Досье. ТАСС. 2017-09-28 тикшерелгән.
  4. Меликов Сергей Алимович. Официальный сайт Федеральной службы войск национальной гвардии Российской Федерации. әлеге чыганактан 2017-10-05 архивланды. 2017-09-28 тикшерелгән.
  5. Биографическая справка и интервью генерала С. Меликова. // «На боевом посту» (журнал ВВ МВД). — 2011. — № 12. — С.4.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 26.08.2016 г. № 434 «О присвоении воинского звания Меликову С.А.». Сайт Президента России. 2017-09-28 тикшерелгән.
  7. Росгвардия умерила тыл. Ведомство Виктора Золотова собрались покинуть его первый заместитель и куратор тыловых вопросов / Коммерсантъ, 1 июля 2019
  8. Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2014 г. № 326 «О полномочном представителе Президента Российской Федерации в Северо-Кавказском федеральном округе»
  9. Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2014 г. № 326 «О полномочном представителе Президента Российской Федерации в Северо-Кавказском федеральном округе». Сайт Президента России. 2017-09-28 тикшерелгән.
  10. {{{башлык}}} // Коммерсантъ : газета. — № 79 (5352). — С. 2.
  11. Указ Президента Российской Федерации от 12.06.2014 г. № 420 О «Меликове С.А.». Сайт Президента России. 2017-09-28 тикшерелгән.
  12. Указ Президента Российской Федерации от 28.07.2016 г. № 372 «О Меликове С. А.»
  13. Указ Президента Российской Федерации от 28.07.2016 г. № 372 «О Меликове С. А.»
  14. Указ Президента Российской Федерации от 12.08.2016 г. № 408 «О внесении изменений в состав Совета Безопасности Российской Федерации, утвержденный Указом Президента Российской Федерации от 25 мая 2012 г. № 715». Сайт Президента России. 2017-09-28 тикшерелгән.
  15. Сенатором от Ставрополья назначен Сергей Меликов, archived from the original on 2019-09-27, retrieved 2021-10-14 
  16. Сергей Меликов назначен врио Главы Республики Дагестан / kremlin.ru
  17. Сергей Меликов избран главой Республики Дагестан.
  18. Сергей Меликов избран главой Республики Дагестан. ТАСС, 14.10.2021(рус.)
  19. Умерла жена главы Дагестана Галина Меликова. ТАСС, 2.02.2024