Александр Осипов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Осипов latin yazuında])
Александр Осипов
Туган 28 сентябрь 1969(1969-09-28) (54 яшь)
Ростов-на-Дону, РСФСР, СССР
Әлма-матер Старапул дәүләт университеты[d], Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты һәм Расту дәүләт икътисад университеты[d]
Һөнәре галим

 Александр Осипов Викиҗыентыкта

Александр Михайлович Осипов (1969 елның 28 сентябре, Ростов-на-Дону, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2019 елның 19 сентябреннән Байкал арты крае губернаторы (2018 елның 25 октябреннән 19 сентябренә кадәр Байкал арты крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Осипов 1969 елның 28 сентябрендә Ростов-на-Дону[1] шәһәрендә туган. Әнисе — укытучы, энеләре бар[2].

1993 елда «икътисадый информатика һәм автоматлаштырылган идарә системалары» белгечлеге буенча Ростов халык хуҗалыгы институтын тәмамлый.

2000 елда «юриспруденция» белгечлеге буенча Ставрополь дәүләт университетын тәмамлый.

2005 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы академиясендә «финанс менеджменты» белгечлеге буенча эшлекле идарә итү магистры дәрәҗәсен ала[3].

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент чагында ук эшли башлаган.

1991—1995 елларда Россия Федераль салым хезмәтендә эшли.

1996—2000 елларда — Россия FMCG-холдингларының берсендә финанс директор һәм директорлар советы рәисе.

2001—2009 елларда — берничә компанияләрнең финанс директоры, шул исәптән агач эшкәртү United Panel Group һәм «Россия ЕЭС» РАОның региональ бүлекчәсендә, «ИТЕРА» төркеменең җылылык-энергетика холдингында.

2009 елда «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасының эксперт советын җитәкләгән һәм оешманың вице-президенты булган. Инвестицион климатны яхшырту буенча проектлар белән шөгыльләнгән. Аерым алганда, аның эксперт ярдәме белән Ульяновск өлкәсенең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру программасы эшләнгән һәм регионда авиация кластерын формалаштыру эше алып барылган. Осипов эшчәнлегенең бер юнәлеше — сәнәгать паркларына дәүләт ярдәме системасын булдыру. Ул Индустриаль парклар ассоциациясен гамәлгә куючылар исемлегенә кергән һәм оешманың рәистәше булган.

2009—2013 елларда — «Бәяләү һәм аудит үзәге» ҖЧҖ генераль директоры, шулай ук кайбер энергетика компанияләренең, шул исәптән «РусГидро» һәм «Энергосбережение» директорлар советларына кергән.

2013—2018 елларда — Россия Федерациясе Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министрының беренче урынбасары, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министрлыгының һәм Россия Генераль прокуратурасының бизнес өчен административ киртәләрне киметү һәм инвесторларның хокукларын яклау буенча уртак эш төркеме рәистәше.

2013 елның 26 ноябрендә Ерак Көнчыгыш үсеше буенча министры Александр Галушканың беренче урынбасары итеп билгеләнә[4].

2018 елның 11 июнендә үз теләге белән вазыйфасыннан азат ителгән[5].

Байкал арты крае башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 25 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин указы белән Байкал арты крае губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[6].

Бердәм тавыш бирү көнендә, 2019 елның 8 сентябрендә, Байкал арты крае губернаторы сайлауларының беренче турында 89,61 % нәтиҗәсе белән ул җиңү яулый. Аның вәкаләтләре вакыты 2024 елда тәмамлана[7].

2019 елның 19 сентябрендә Чита офицерлар йортының зур залында ант итә һәм үз вазыйфасына керешә[8]. Шул ук көнне Федерация Советында Байкал арты крае башкарма хакимияте вәкиле Баир Жамсуевның вәкаләтләрен озайткан.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәте — Ерак Көнчыгышның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүе өчен.
  • Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәхмәте — ил икътисадын модернизацияләү бурычларын тормышка ашыруда актив катнашу өчен.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елдан өйләнгән. Хатыны — Валентина Васильевна Осипова, тумышы белән Ростов өлкәсенең Шахты шәһәреннән. Инженер-икътисадчы. Ире белән Ростов халык хуҗалыгы институтында укыган, шунда танышканнар. Хуҗабикә.

Кызы Наталья — Югары икътисад мәктәбе студенты. Тәҗрибәле этче, этләр белән бәйле бизнес белән шөгыльләнә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Биография Александра Осипова. РИА Новости (2018-10-25). әлеге чыганактан 2018-10-25 архивланды. 2018-10-25 тикшерелгән.
  2. Александр Осипов: Ещё бы время для отдыха — и вообще фейерверк. www.chita.ru (2018-12-28). 2019-02-26 тикшерелгән.
  3. Путин назначил Александра Осипова врио губернатора Забайкальского края. ТАСС (2018-10-25). әлеге чыганактан 2018-10-25 архивланды. 2018-10-25 тикшерелгән.
  4. Осипов Александр Михайлович. ФедералПресс (2018-10-25). әлеге чыганактан 2018-10-28 архивланды. 2018-10-25 тикшерелгән.
  5. Из Минвостокразвития ушли первый замглавы Осипов и замминистра Качаев. РИА Новости (2018-06-13). әлеге чыганактан 2018-10-25 архивланды. 2018-10-25 тикшерелгән.
  6. Указ Президента Российской Федерации от 24.10.2018 г. № 605. Президент России. 2019-02-26 тикшерелгән.
  7. Zabmedia. Осипов победил на выборах с результатом 89,61% голосов. zab.ru. 2019-09-10 тикшерелгән.
  8. Александр Осипов вступил в должность губернатора Забайкальского края. ТАСС (2019-09-19). 2019-09-20 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре