Алексей Шмелёв

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Шмелёв latin yazuında])
Алексей Шмелёв
Туган 11 март 1960(1960-03-11) (64 яшь)
Ленински, Рассветовский сельсовет[d], Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Сәяси фирка Бердәм Русия

Алексей Шмелёв (11 март 1960 ел) — Россия муниципаль эшлеклесе, Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы (2013 елның 20 декабреннән), Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгының беренче урынбасары (2007-2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Николаевич Шмелёв 1960 елның 11 мартында Башкорт АССРның Дәүләкән районы Ленинский бистәсендә туган. 1986 елда Казан инженер-төзелеш институтын инженер-төзүче һөнәре буенча белем ала.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1986-1998 — «Башнефть» акционер нефть компаниясенең Октябрьский ремонт-төзелеш идарәсе мастеры, баш инженер, начальнигы;
  • 1998-2004 — ЯСЙ «Туймазанефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең автотранспорт юл цехы начальнигы;
  • 2004-2007 елларда — ААҖ «Октябрьский нефть һәм газ машиналары эшләү заводы»ның генераль директоры;
  • 2007-2013 — Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
  • 2013 елның декабреннән Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы[1][2].

Шулай ук — «Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» идарәсе рәисе[3]

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясе энергетика министрлыгының Почетлы нефтьчесе.
  • Салават Юлаев ордены (2017 елның 9 октябре) — нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен, кеше гомерен коткарганда күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен, сәнәгатьтәге югары казанышлары, фәнни өлкәдә һәм гыйльми-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлары өчен, мәдәният, сәнгать, әдәбият өлкәсендә югары иҗади казанышлары, җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлар өчен, үсеп килгән буынны укыту һәм тәрбияләүдә, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә уңышлары өчен, югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә актив катнашканы өчен[4][5].
  • Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Коткару хакына хезмәттәшлек өчен» медале[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]