Николай Лобачевский
| Николай Иван улы Лобачевский | |
Л. Д. Крюков. Н. И. Лобачевский портреты
(1839) |
|
| Һөнәре | галим |
|---|---|
| Туу датасы | 1 декабрь 1792 |
| Туу җире | Түбән Новгород |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 24 февраль 1856 (63 яшь) |
| Үлем җире | Казан |
Николай Иван улы Лобачевский(1792— 1856) — рус математигы, евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче, әлеге геометрия математикада аксиоматиканың роле турындагы күзаллауны үзгәртә һәм чагыштырмалылык теориясен эшкәрткәндә мөһим роль уйный. Шулай ук математик анализга һәм алгебрага зур өлеш кертә. Ул югары дәрәҗәдәге алгебраик тигезләмәләрне чишүнең якынча методын эшкәрткән. Беренче тапкыр дөнья тарихында 5-нче Евклид пастулаты (параллель сызыклар турында) шик астында куйган, Евклид түгел яки Лобачевский геометриясе булдырган. Лобачевский геометриясе нигезендә Альберт Эйнштейн "Гомуми чагыштырмалылык теориясе" һәм "Бердәм кыр теориясе" иҗат иткән.
1811-46 елларда Казан дәүләт университетында, 1827-46 ректор, профессор (1822). 1846 елдан Казан уку-укыту округы попечителе ярдəмчесе. К. Гаусс медаленә лаек була (1856, вафатыннан соң). Хезмəтлəре геометрия, гыйльме җәбер, астрономия, механика һəм физика, ихтималлык теориясенә карый.
Айдагы бер кратер һəм бер кечкенə планета Лобачевский исеме белəн атала. Лобачевский исемендəге халыкара бүлəк булдырыла (1895).
Хәтирә [үзгәртү]
- Казан Дәүләт Университеты янында 1896 елның 1 сентябрьдә Николай Лобачевскийгә һәйкәл ачылган иде.
- Казан шәһәре үзәгендә һәм башка шәһәрләрдә Лобачевский исемендәге урамнары бар.
- Лобачевский исемендәге Казан Университеты фәнни китапханәсе
- Лобачевский исемендәге Казан Университеты каршындагы лицее
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|