Галиәхмәт Шаһи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галиәхмәт Шаһи latin yazuında])
Галиәхмәт Шаһи

Тугач бирелгән исеме: Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов
Псевдонимнар: Галиәхмәт Шаһи
Туу датасы: 24 август 1949(1949-08-24) (74 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Шура
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, укытучы
Иҗат итү еллары: 1927—1965
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Кояшлы юл» (1997, Чаллы)
Бүләкләр: Фәннур Сафин исемендәге премия (2020)

Бу Чаллы шагыйре турында мәкалә, сугыш ветераны турында моннан укыгыз

Галиәхмәт Шаһи, Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы Шаһиәхмәтов (1949 елның 24 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Арча районы, Шура) ― шагыйрь, ике дистәгә якын китап һәм күп санлы җырлар авторы. 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы [1]. Фәннүр Сафин исемендәге премия лауреаты (2020) [2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 24 августында Арча районы Шура авылында туган. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне (1966), «электрик» һөнәре буенча Үрнәк училищесын (1967) тәмамлаган. Комсомол путевкасы белән дүрт елга якын Ырынбур өлкәсендәге Иреле ГРЭСы(рус.) төзелешендә хезмәт куя. «Технолог» белгечлеге буенча Йошкар-Ола шәһәрендә техникум тәмамлаган. Шактый еллар сәүдә системасында һәм Уфа, Ырынбур, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләрендәге төрле хуҗалык оешмаларында эшли.

1970-еллар ахырында Арча районы «Коммунизмга» газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә урнаша, читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Азнакай газетасында журналист вазифасын үти. Шул елларда аның үзе эшләгән район газетасы битләрендә беренче шигырьләре басыла.

1982–1984 елларда Г. Шаһи Мөслим районы Баек авылы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1984 елдан – Чаллы шәһәрендә, биш ел шәһәр мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1991 елда уң күзенә катлаулы операция ясата һәм күрү сәләтен югалта, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укыту эшеннән китә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзенең бөтен рухи көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗатка – шигърияткә багышлый. [3]. Шигырьләрендә үзенең узган тормыш юлы, әти-әнисенә һәм туганнарына булган олы хөрмәте, туган авылын һәм аның табигатен ярату, беренче яшьлек мәхәббәте, олыгая барган саен фәлсәфи уйланулары чагыла[4].

1997 елда Чаллы шәһәр матбагасында аның «Кояшлы юл» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы аның шигырьләре тупланган «Мәхәббәт елгасы», «Кулым җылысы», «Моңлы китап», «Әүлия чишмәсе», «Ай ташы», «Канатлы еллар», «Сандугач кайткан таллыкка», «Таяну ноктасы», «Күңел күзе», «Уч төбендә кояш», «Тарту көче», «Сөю бакчасы», «Нечкә билле җил», «Кышкы розалар» исемле китаплары дөнья күрә [5].

Аның бүгенге көндә ике йөздән артык шигыренә көй язылып, җыр буларак башкарыла. Композиторлар Ринат Гобәйдуллин («Утырып карамадым»), Илгиз Закиров, Виталий Агапов («Сиңа атап җырлар яздым», «Син генә», «Сандугач искә төшерде», «Сагынам», «Сабан туе гүзәле»), Илгизәр Мортазин, Нәгыйм Шәйхи, Вәкил Мурзин («Уйларымда син генә»), Илнур Гомәров («Татар кызы») һәм башкалар көй язган җырларын Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Баһ, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айгөл Сагынбаева һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара[4][6][7].

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кояшлы юл: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 1997. – 76 б. – 2000 д.
  • Мәхәббәт елгасы: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2000. – 64 б. – 1000 д.
  • Кулым җылысы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2001. – 64 б. – 700 д.
  • Моңлы китап: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2001. – 68 б. – 500 д.
  • Ай ташы: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2002. – 32 б. – 700 д.
  • Әүлия чишмәсе: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2002. – 104 б. – 500 д.
  • Канатлы еллар: шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2003. – 128 б. – 1000 д.
  • Сандугач кайткан таллыкка: шигырьләр. – Чаллы: Шәһәр матбагасы, 2004. – 132 б. – 500 д.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Хәлимә (2015 елда вафат), укытучы булып эшләгән. Балалары: уллары Радик, алман теле укытучысы; Рим, пешекче[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]