Иж елгасы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Иж | |
|---|---|
| Характеристикасы | |
| Озынлыгы | 226 км |
| Бассейн мәйданы | 8478 км² |
| Су чыгымы күләме | 587 м³/с |
| Елга башы | Удмурт Республикасы |
| Елга тамагы | Кама |
Иж (лат. тат. İj, рус. Иж) елгасы, Каманың уң кушылдыгы. Елга башы Удмурт Республикасында, тамагы Гөлширмә аланы (Әгерҗе районы) янында. Озынлыгы 226 км (Татарстанда 97 км), бассейнының мәйданы 8478 км². Республикада төп кушылдыклары: Әгерҗе, Чаж, Көтмәс, Барҗы елгалары. Суның уртача еллык чыгымы 587 м³/с (1979). Суның иң аз вакытындагы минеральләшүе 300—500 мг/л. Минераль су чыганаклары бар. Татарстан республикасының табигать истәлеге (1978). Иж буйларында Әгерҗе һәм Удмурт Республикасының башкаласы Ижау урнашканнар.
|
|
|---|
| Кушылдыклар: Вишера • Мулянка • Чусовая • Агыйдел • Иж • Ык • Туйма • Чишмә • Зәй • Нократ • Мишә Сусаклагычлар: Кама • Воткинск • Түбән Кама • Куйбышев |