Татарстан Республикасы Дәүләт гимны
| Татарстанның дәүләт гимны Чын исеме: Туган ягым |
|
|---|---|
Ноталы бит |
|
| Сүзләрнең авторы | Рамазан Байтимеров |
| Композиторы | Рөстәм Яхин |
| Дәүләт | |
| Билгеләнү вакыты | 1992 ел |
|
|
|
Татарстан Республикасы Дәүләт гимны 1992 елда кабул ителгән. Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы – бөек татар композиторы Рөстәм Яхин. Дәүләт гимнын куллану кагыйдәләре "Татарстан Республикасының дәүләт символлары" законында күрсәтелгән.
[үзгәртү] Текст
Гимн тексты рәсми рәвештә кабул ителмәгән. Рәсми булмаган текст авторы – Рамазан Байтимеров.
Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач гына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.
Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ямансулап сине юксынам.
Синнән башка миңа, туган ягым,
Бу дөньяда тормыш юк сыман.
Тик бер генә көнгә аерылсам да
Ятим калган кебек буламын.
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге якты дөньяның!
2010 елның 27 май көнне Казанда ТАССРның 90 еллыгына багышланган тантаналы утырышта дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында якын арада Татарстан гимнына сүзләр язу бәйгесе игълан ителәчәген әйтте[1].