Казан танк университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан танк университеты latin yazuında])
Казан танк университеты
Нигезләнү датасы 1941
Логотип
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Ырынбур тракты
Урын Татарстан һәм Ырынбур тракты
Ана ширкәт Русия Федерациясе саклану министрлыгы
Бүләкләр
Кызыл Байрак ордены орден Жукова
Адрес Оренбургский тракт, 6
Йорт номеры 6
Рәсми веб-сайт kvtkku.mil.ru
Карта
 Казан танк университеты Викиҗыентыкта

Танкчылар-каһарманга Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесындә һәйкәл

Казан танк университеты яки Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы (tat.lat. Qazan tank universitetı(үле сылтама)) — Россиянең хәрби көчләренең Казанда урнашкан югары хәрби уку йорты. Хәзерге җитәкчесе — Миронченко Валерий Николай улы, укучылар саны — 4000 тирәсендә кеше, уку йортының урыны — Ырынбур тракты, 6.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә 1919 елның 22 февралендә нигезләнгән. Бу көндә Казанда беренче мөселман җәяүле башлык курслары оештырылган.

1923 елда җәяүле башлык курслары урынында татар-башкорт башлык мәктәбе оештырыла.

Кама танк үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә Кама танк үзәге

1922 елда Генуя конференциянең имзаланган Раппал килешүе буенча Россия һәм Веймар Җөмһүрияте арасында хезмәттәшлеге оештырыла.1926 елның 3 октябрендә Мәскәүдә Казан янындагы танк үзәген нигезләү карарын расланган. Алман танк мәктәбе, хәрби шәһәрчеге, полигоны Казанның Каргопол полкы территориясендә нигезләнгән. Шулай итеп Кама танк үзәге нигезләнгән. 1933 елның 5 сентябрендә Кама танк үзәгенең эшчәнлеге тәмамланган. Соңгы алман транспорты 1933 елда Казаннан киткән. Алман танкы милеге 220 мең сумнан алман ягыннан сатыл алынган һәм Казан җәяүле — соңрак Казан танк училищесынә тапшырылган.

Сугыш чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1937 елның 16 мартында Татар-башкорт башлык мәктәбенә Казан җәяүле училищесы исеме бирелгән.

1941 елның 12 апрелендә Казан җәяүле училищесы Казан танк училищесынә үзгәртелгән.

1943 елда танк башлыклары хәзерләгән өчен Сугышчан Кызыл Байрагы белән бүләк ителгән, 1944 елда сугыш уңышлары өчен Сугышчан Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казан танк училищесындә 5000 танк экипажларын хәзерләнгән.

Үзгәртүләр һәм берләштерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елда Казан танк училищесынә Югары статусы бирелгән.

2004 елдан Казан югары танк училищесынә Казан югары башлык училищесы исеме бирелә.

2007 елдан Чиләбе танк училищесы берләштергәннән соң, Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы яки Казан танк университеты — Россиянең бердәнбер танкчы-офицерларны хәрби белем бирүче йорты.

2009 елда Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесынә Казан югары артиллерия башлыклар әзерләүче югары училищесы кушыла.

Казан танк университеты хәзер Ырынбур трактында урнашкан. Аның танк полигоны Каенлык (Березовая роща) янында урнаша.

Танылган укуны тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуны тәмамлаучылар арасында — совет маршалы Егоров, генерал-полковник А. Клюев, нарком урынбасары Шорин, генерал-полковниклар Клишин, Владислав Ачалов, Трошев Геннадий, Герасимов Валерий, Потапов һәм бүтән.

Казан танк университетының каһарманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан танк университетында укуны тәмамлаучылар арасында 42 Совет Берлеге Каһарманы, 10 Россия Каһарманы, 300 артык генерал булды.

2023 елның 23 февралендә Казан Кызыл Байраклы югары танк команда училищесында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Геройлары (мактаулы исем үлгәннән соң бирелгән) ― КВТККУны тәмамлаучыларга куелган бюстларны ача:

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]