Миңлегали Шайморатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Миңлегали Шайморатов

Тулы исеме Шайморатов Миңлегали Минһаҗ улы
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Туу датасы 15 август 1899(1899-08-15)
Туу җире Биштәкә авылы, Уфа губерниясе
Милләте татар[1]
Үлем датасы 23 февраль 1943(1943-02-23) (43 яшь)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены — 1938 Кызыл Байрак ордены — 1941 Кызыл Йолдыз ордены — 14.02.1943 Мәскәүне саклау өчен медаль

Миңлегали Минһаҗ улы Шайморатов – (18991943) – генерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы, атаклы 112-че (соңыннан 16-чы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры.

М. Шайморатов 1899 елда 15 (27) августта элекке Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортостанның Кырмыскалы районы) Биштәкә авылында туган. (Бу авыл хәзер Шайморатов (Шәйморат) авылы дип атыла).

Яшь чактан эшкә урыннаша, 1915 елдан «Урал» пароходында матрос булып эшли. Гражданнар сугышы башланганнан соң 1918 елда В.К.Блюхерның Төньяк Урал кызыл партизаннар армиясенә барып кушыла.

  • 1919 елда Петроград фронтында.
  • 19191920 Төркестан фронтының 1-нче армия составында 1-нче Аерым башкорт-татар кавалерия бригасында эскадрон командиры. Шул чакта беренче тапкыр Кытай якларына барып җитә.
  • 1920, июнь, 12-нче Армиядә Киев шәһәрдә Польша-Совет сугышында зур каһарманлык күрсәткән.
  • 1920, август, 1-нче Аерым башкорт-татар кавалерия бригасын составында Бохарада.
  • 1920, сентябрь, М. Шайморатов эскадроны С. М. Буденныйның 1-нче атлы армиясенең О. И. Городовиков командалыгында 2-нче кавалерия корпусы составында Дондагы Ростов шәһәрен Врангель армиясеннән азат итүдә катнаша, азактан Кырым фронтта.
  • 1921, Кавказ фронтында С. М. Буденныйның 1-нче атлы армиядә.
  • 19221924, Тамбов хәрби мәктәбендә укый.
  • 19241931, Кремльны саклаучы полк командиры.
  • 19311934, М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә.
  • 19341935, Төркиядә хәрби атташе.
  • 19361940, Кытайда хәрби атташе,
  • 19401941, Кызыл Армия Генштабының күзәтчелек бүлегенең начальнигы урынбасары.
  • 19411943, 112-нче (соңыннан 16-нчы Чернигов гвардиясе) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры.
  • 1943 елның 23 февралендә һәлак була.

Дәрәҗәләр һәм бүләкләр[үзгәртү]

  • 1938 полковник;
  • 1942 генерал-майор
Ленин ордены алганлыкка кенәгә (1942)
Генералның туган авылында

Искәрмәләр[үзгәртү]