Башкортстан китап нәшрияты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан китап нәшрияты latin yazuında])
Башкортстан китап нәшрияты
Нигезләнү датасы 1919
Дәүләт  Россия
 РСФСР[d]
Рәсми веб-сайт kitap-ufa.ru

Башкортстанның З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятыУфада эшли торган нәшрият. Продукцияне өч телдә (башкорт, рус, татар) нәшер итә. Рәсми статусы буенча Дәүләт унитар ширкәт (ДУП).

Башлангыч еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих битләреннән күренүенчә, 1919 елда Стәрлетамакта 1нче Бөтен башкорт РКП(б) конференциясендә сайлау үзәгенә мөселман (татар) телендә әдәбият бастыру бурычы куела. Озак та үтми, кече башкала — Стәрлетамакта Бусыгин һәм «Нур» миллиләштерелгән типографияләрендә БАССР - Башгосиздат гәзит-журнал нәшрияты оештырыла.

1919 — 1920 елларда Уфадада нәшрият эше җайга салына, башкаланың Стәрлетамактан Уфага күчерелүе нәшрият эшен тагын да җайга салырга ярдәм итә.

1922 елда беренче сәүдә пай "Башкнига" иптәшләр ширкате төзелә. Нәшриятта Мәҗит Гафури, Давыт Юлтый, Афзал Таһиров, Имай Насыйри, Төхфәт Янәби, Булат Ишемгулов һ.б. шәхесләр эшли. Соңыннан классика булып киткән китаплар дөнья күрә башлый.

21 гасыр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакыт агышында үзгәрешләр кичергән оешма, 2000 елда Зәйнәп Биишева исемендәге "Китап" нәшрияты статусына лаек булды. Бүген биредә югары сыйфатлы иҗтимагый-сәяси, фәнни-популяр, матур әдәбият, сүзлекләр, татар, башкорт, рус һ.б. телләрдә белешмәләр бастырыла. Русиянең китап бастыручылар рейтингы буенча, 6000 нәшрият арасында «Китап» беренче иллеләр рәтенә керә, төбәкләр арасында алтынчы булса, милли нәшриятлар арасында — беренче.

1993 елдан баш мөхәррир, директор булып Кадим Аралбай эшли.

2023 елның 19 гыйнварыннан нәшрият директоры ― Эльмира Иршат кызы Хәйретдинова.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татар телле нәшриятлар