Мария Посады районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мария Посады районы
чуаш. Сĕнтĕрвăрри районĕ
Төбәк

Чуашстан

Административ үзәк

Мария Посады шәһәре

Нигезләү датасы

5 сентябрь 1927 ел

район башлыгы

Моисеев Юрий Федорович

Рәсми телләр

чуашча, урысча

Халык саны (2010)

26 006[1]

Халык тыгызлыгы

38,3 кеше/км2 кеше/км²

Мәйдан

686.1 км²

Мария Посады районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Район рәсми сайты
Commons-logo.svg Мария Посады районы Викиҗыентыкта

Мария Посады районы, искечә Сөндер районы (чуаш. Сĕнтĕрвăрри районĕ, рус. Мариинско-Посадский район) — Чуашстанның төньяк-көнчыгышындагы муниципаль район.

Административ үзәге — Мария Посады шәһәре.

География[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мария Посады районы Чуашстанның төньяк-көнчыгышында, Идел ярында урнашкан. Район территориясе 686,1 км². Төньякта һәм көнчыгышта Идел елгасы белән, көньякта Козловка, көнбатышта Чабаксар һәм Чуел районнары белән чиктәш.

Тарих[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Район 1927 елның 5 сентябрьендә оеша. Әлеге районда Чуашстанның 7 могҗизасының 3есе урнашкан:

Чуаш Республикасының кызыклы урыннары һәм тарихында районның 3 номинанты җиңү яулый:

  • Сөндер авылында Екатерина IIнең булуы турындагы риваять — Чуашстан риваяте,
  • Сюндюк авылы мастеры Т.Дверенинның "Минем курчакларым — минем балаларым" эше — Чуашстан могҗизасы,
  • Космонавт Андриян Николаев — Чуашстан шәхесе буларак.

Халык[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Халык саны 26,006 мең кеше (2010 елга).

Милли составы: чуашлар — 79,4%, урыслар — 19%. Район демографиясе күренеше[3]

Күрсәткечләр Үлчәү берәмлеге 2009 ел 2008 ел %
туу кеше 326 309 105,5
үлем кеше 501 544 92,1
гаилә кору кеше 112 130 86,2
аерылышу чел. 84 80 105,0

Административ бүленеше[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Районда 2004 елдан 1 кала җирлеге һәм 11 авыл жирлеге урнашкан.

Икътисад[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Сәнәгатьтә төп тармаклар: спирт заводы, агач эшкәртү.

Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, йон, бәрәңге, колмак җитештерү.

Искәрмәләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]