Мияс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1933 елдан)
Мияс
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Чиләбе өлкәсе
Шәһәр округы Мияс
Координаталар 55°03′″ т. к. 60°06'" кч. о. (G)
Эчке бүленеш юк
Нигезләнде 1773
Мәйдан 111,9 км²
Халык саны 151 812 кеше (2010)
UTC UTC+6
Телефон коды +7 3513
Почта индекслары 456300
Рәсми сайт http://www.miass.ru/ (рус.)
Бүләкләр Калып:Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Мияс (Россия)
Red pog.png
Мияс (Чиләбе өлкәсе)
Red pog.png

Мияс (баш. Мейәс, рус. Миасс) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең дүртенче шәһәр.

Халык саны — 151 812 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 166 676 кеше.[1]

География[үзгәртү]

Шәһәр Мияс елгасы өстендә, Чиләбедән 96 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Миасс станциясе.

Климат[үзгәртү]

  • Елның урта температурасы — 2,5 °C
  • Елның урта һава дымлылыгы — 68,0 %
  • Елның урта җил тизлеге — 3,5 м/с
Мияс климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −13,6 −12,9 −7 3,0 12,3 18,2 19,4 16,5 10,3 2,6 −7,5 −12,9 2,5
Чыганак: NASA. RETScreen базасы

Тарих[үзгәртү]

Мияс 1773 елда бакыр эретү заводы төзелүе сәбәпле оешты.

1820-елларда Мияс тирәсендә алтын чыганакларны тапканнар.

1891 елда, бер үк вакытта Миястан һәм Владивостоктан, Себер аша магистрале төзелеше башлана. 1892 елдан Чиләбе ягына тимер юл хәрәкәте башлана, 1903 елда Мияс аша беренче Санкт-ПетербургМәскәүВладивосток поезды үтә.

1919 елдан1922 елга хәтле Башкорт АССР составында, 19221923 елларда — Чиләбе губернасы составында, 19231934 елларда — Урал өлкәсе составында; 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе составында.

1926 елда Мияс шәһәр статусын ала.

1941 елда Мияска Мәскәүдән Сталин исемле заводы (хәзерге Урал автобомиль заводы) эвакуацияләнә.

1982 елда шәһәр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Халык[үзгәртү]

1897[2] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
16 100 ~20 000 ~20 100 ~28 500 99 043 131 331 150 179 167 839 158 420 151 812

Милли состав[үзгәртү]

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 89,0% 89,5%
башкортлар 3,2% 3,5%
татарлар 3,5% 3,3%
украиннар 1,4% 1,3%

Икътисад[үзгәртү]

Шәһәрнең иң эре предприятиесе — Урал автобомиль заводы (УралАЗ).

"Миассэлектроаппарат", инструментлар ясый торган, "Уралрезина" заводлары Тальк комбинаты, Торгаяк рудаидарәсе.

В.П. Макеев исемле дәүләт ракеталар үзәге.

Югары уку йортлары[үзгәртү]

  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы
  • Чиләбе дәүләт университетының филиалы

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]