Бурсык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Meles.meles.jpg

Бурсы́к (Meles meles) - сусарлар гаиләлегеннән имезүче ерткыч җәнлек. Евразиядә киң таралган. ТРның барлык территориясендә дә очрый.

Гәүдә озынлыгы 60-90 см, койрыгы 25 см чамасы, авырлыгы 20-25 кг. Тәбәнәк буйлы хайван, юан гәүдәле, чөйсыман башлы, аякларында казу өчен җайлашкан озын, җиңелчә бөгелгән тырнаклары бар. Көмешсыман төсмерле соры яки коңгырт соры төстәге озын тупас йонлы, башының ике ягына коңгырт кара яки кара сызыклар сузылган. Койрык астында, ачы ис чыгарып, исле тамгалар ясый торган махсус бизе бар. Катлаулы зур өннәрдә колония булып яшиләр. Кайвакыт берничә гаилә 50 ләп кереп чыгу юлы булган, 30-50 һәм аннан да күбрәк еллар дәвамында файдаланыла торган уртак өннәр - бурсык шәһәрчеге төзи. Вак имезүчеләр, бөҗәкләр, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр, суалчаннар, җиләк-җимешләр белән туена. Бурсык октябрь-ноябрьдән март-апрельгә кадәр кышкы йокыга тала. Парлашу апрельдән августка кадәр дәвам итә. Бер ояда 1-5 бала була. Бурсык 10-12 ел яши. Урманнарга һәм авыл хуҗалыгына зыян китерүче лайлачларны, бөҗәкләрне, тычкансыман кимерүчеләрне юкка чыгара.

Промысел объекты. Бурсыкны фармацевтик әһәмияте зур булган бурсык мае алу өчен аулыйлар. Халык медицинасында бурсык мае ревматизм һәм ашказаны җәрәхәте вакытында, туберкулёзны дәвалауда кулланыла. Мехы кыйммәтле түгел.

1990 еллардан урманнарда кабан дуңгызлары саны арту сәбәпле, яшь бурсыкларның кимүе күзәтелә (кабан - азык көндәше, яшь һәм зур бурсыкларны юк итә, өннәрен җимерә).


Чыганаклар[үзгәртү]