Азан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Аза́н - Исламда намазга чакыру.

Азан эчтәлеге[үзгәртү]

الله أكبر الله أكبر (“Аллааһү әкбәр”) – “Аллаһ бөек” – 4 мәртәбә.
أشهد أن لا اله إلا الله (“Әшһәдү-әлләәә-иләәһә-иллә-ллаааһ”) – “Аллаһтан башка илаһ юк, дип шаһитлык кылам” – 2 мәртәбә.
أشهد أن محمدا رسول الله (“Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ”) – “Мөхәммәд(саллалаһу галәйһи вә сәллам) – Аллаһның рәсүле, диеп шаһитлык кылам” – 2 мәртәбә.
حي على الصلاة (“Хәййә галәс-саләәәһ”) – “Намазга барыгыз” – 2 мәртәбә.
حي على الفلاح (“Хәййә галәл-фәләәәх”) - “Уңышка ирешерсез” – 2 мәртәбә.
الله أكبر (“Аллааһү әкбәр”) - “Аллаһ бөек” – 2 мәртәбә.
لا إله إلا الله (“Ләәә иләәһә иллә-ллаааһ”) – “Аллаһтан башка илаһ юк” – 1 мәртәбә.

Иртәнге азанда Хәййә галәл-фәләәәх сүзләреннән соң 2 мәртәбә “Әссаләәтү хайрум минән-нәүүүм” – “Намаз йокыга караганда яхшырак”, - диеп әйтелә.

Камәт әйткәндә “Хәййә галәл-фәләәәх” сүзләреннән соң 2 мәртәбә “Каде-каамәтис-саләәһ” – “Намаз башланды” – дип кабатлана.

“Аллааһү әкбәр” “Аллааһү әкбәр” “Аллааһү әкбәр” “Аллааһү әкбәр” “Әшһәдү-әлләәә-иләәһә-иллә-ллаааһ” “Әшһәдү-әлләәә-иләәһә-иллә-ллаааһ” “Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ” “Әшһәдү әннә Мүхәммәдәр-расүүлүллаааһ” “Хәййә галәс-саләәәһ” “Хәййә галәс-саләәәһ” “Хәййә галәл-фәләәәх” “Хәййә галәл-фәләәәх” “Аллааһү әкбәр” “Аллааһү әкбәр” “Ләәә иләәһә иллә-ллаааһ”

Тулы азан эчтәлеге:

Аллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вә-саләәтилкааимәһ. Әәти Мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фәдыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-рафиигаһь. Вәбгасһү мәкаамәм-мәхмүүддәни-лләзи вагаттәһ. Вәрзүкънәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кыйәмәһ. Иннәкә ләә түхълифүл миигад.

Камәт азаннан тизрәк укыла. Азан якын-тирәдәге барлык мөселманнар да ишетсеннәр өчен, сузык һәм кычкырып әйтелә. Азаннан соң түбәндәге дога укыла: “Аллааһүммә раббә һәәзиһид-дәгъвәтит-тәәммәти вә-саләәтилкааимәһ. Әәти Мүхәммәдәнил-вәсииләтә вәл-фәдыйиләтә вәд-дәраҗәтәл-гаалийәтәр-рафиигаһь. Вәбгасһү мәкаамәм-мәхмүүддәни-лләзи вагаттәһ. Вәрзүкънәә шәфәәгатәһү йәүмәл-кыйәмәһ. Иннәкә ләә түхълифүл миигад”.

Азан шартлары[үзгәртү]

  • Мөәзин азан әйткәндә дөнья cүзе сөйләшенми.
  • Азан намаз вакыты кергәч әйтелә.
  • Азанны бер генә кеше әйтә.
  • Мөәзин мөселман булырга тиеш.
  • Азан гарәп телендә әйтелә.
  • Мөәзин камил акыллы булырга тиеш.
  • Мөәзин ир кеше булу шарт.
  • Мөәзин балигъ булырга тиеш.
  • Азан бер кеше өчен генә әйтелмәгәндә көчле тавыш белән әйтелә.

Азан сөннәтләре[үзгәртү]

  • Матур тавыш белән әйтелү.
  • Күбрәк кеше ишетсен өчен югарырак урыннан әйтү (микрофон булмаган очракта).
  • Азанның кыйблага карап әйтелүе.
  • Азанны баскан көе әйтү.

Тарих[үзгәртү]

Мөхәммәд галәйһиссәләм, Мәдинәгә күчкәч, мөселманнар белән бергә мәчет төзи. Мөселманнар мәчеткә намаз укырга җыелганнар, ә намаз вакыты кергәнне күрсәтүче билге яки чакыру булмаганга, уңайсызлыклар килеп туган. Мөхәммәд галәйһиссәләм мөселманнарны намаз вакыты җиткәнлеген күрсәтергә берәр билге яки сигнал уйлап табыр өчен җыелышка чакыра. Бер кеше ут, икенчесе сур, өченчесе кыңгырау кулланырга, ә Гомәр ибнел-Хәттаб каты тавыш белән чакырырга тәкъдим итә. Пәйгамбәр аның тәкъдимен хуплый. Ә аннары азан сүзләрен Габдулла ибне Зәйд Габдерраббиһи әл-Әнсари һәм Гомәр ибнел-Хәттаб бер көнне төшләрендә күрәләр. Биләл ибне Рабәх азан әйтүче беренче кешегә әйләнә.[1]

Иртәнге намаз азанындагы “Әссаләәтү хайрум минән-нәүүүм” – “Намаз йокыга караганда хәерлерәк” сүзләрен Биләл кертә.[2]

Чыганак[үзгәртү]

  • Асым Уйсалның "Тәһарәткә, госелгә һәм намазга өйрәнәм" китабыннан алынды.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. «Жизнеописание Посланника Аллаха», Сафи ар-Рахман аль-Мубарак Фури
  2. Ислам энциклопедия сүзлеге

Шулай ук карагыз[үзгәртү]