Иртәнге намаз
Бу мәкалә Ислам турында |
| Исламның 5 баганасы |
| Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
| Кодси шәһәрләр |
| Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
| Шәхесләр |
| Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
| Бәйрәмнәр |
| Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
| Корбан – Гашура |
| Биналар |
| Мәчет – Манара |
| Михраб – Кәгъбә |
| Дин әһелләре |
| Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
| Коръән һәм башка дини чыганаклар |
| Коръән – Хәдис – Сөннәт |
| Фикһ – Фәтва – Шәригать |
| Мәзһәбләр |
| Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
| Башка юнәлешләр |
| Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
| Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
| Юнәлешләр |
| Суфилык |
| Ваххабчылык – Сәләфилек |
| Җәдитчелек |
| Әхмәдия |
Иртәнге намаз (гарәп. فجر - фәҗер) – исламда: таң атканнан соң кылына торган намаз. Исланың икенче баганасы булган көндәлек мәҗбүри биш вакыт намазның беренчесе булып тора. Фәҗер гарәпчәдән "таң" дип тәрҗемә ителә.
Иртәнге намазны мөселманнар иң саваплы дип саныйлар һәм аны мәчеттә кылу киңәш ителә. Ике хәдистә иртәнге намазның ул вакытта кешеләрнең йокы вакыты булуы сәбәпле саваплырак булуы әйтелә.
Иртәнге намаз дүрт рәкәгатьтән: ике рәкәгать фарыз һәм ике рәкәгать сөннәттән тора. Җәмәгать белән укыганда, имам Коръән сүрәләрен кычкырып укый.
Иртәнге намазны үтәү вакыты – таң атканнан алып кояш чыгуга хәтле булган ара.
Рамазан аенда иртәнге намазга азан, ураза башланганлыкны белдерә.
|
|
|---|
| Мәҗбүри: Иртәнге | Өйлә | Икенде | Ахшам | Ястү Өстәмә: Җомга намазы | Гает намазы | Җеназа намазы | Витр намазы | Тәхәҗҗүд намазы |