Ваҗиб

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

ВаҗибИслам дине төшенчәсе, үтәлергә тиешле дини эш.

Ислам буенча бәндәләрнең гамәлләре сигез төрле була: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, хәрам, мәкруһ, мөстәкрәһ. Иң беренче чиратта фарыз, моның соңында ваҗиб, аннан соң сөннәтләр килә һ.б.

Ваҗиб — эшләнүе мәҗбүри, шиксез үтәлергә тиешле, эшләнми калмаска тиешле эш, бурыч. Ваҗиб мәҗбүри үтәлергә тиеш, аны кылган кеше саваплы булыр, кылмаганы гөнаһлы булыр. Ваҗибларга ышанмаган кеше зур гөнаһлы булыр, дип санала.

Ваҗиб гамәлләрнең кайберләре: Витр намазын уку, Гает намазларын уку, фитр сәдакасын бирү, корбан чалу һ.б.

Ваҗиб сүзе әдәби әсәрләрдә[үзгәртү]

Мәҗит Гафури язган «Диңгез буенда» шигыреннән өзек:

«Таш күңелләр йомшап, яңгыр булып
Ява торган вакыт — бу зур эш;
Ярдәм кулын сузу ушбу көндә
Ваҗиб кына түгел, фарыз эш...»

Габдулла Тукайдан өзек:

«Сезгә ваҗибдыр миңа ярдәм кылу»

Чыганаклар[үзгәртү]