Бәхет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бәхет latin yazuında])
Бәхет
Сурәт
Һәштәге happy
Моның каршысы сагыш[d] һәм бәхетсезлек[d]
Моңа өлешчә туры килә gladness[d]
 Бәхет Викиҗыентыкта
Бәхетнең киң танылган замандаш символы - "Елмаючы бит" (ингл.)

Бәхеткешенең үзе яши торган шартлар белән, шулай ук үзенә йөкләнгән вазифаларны үти, ниндидер зур максатларга ирешә баруы белән югары дәрәҗәдә канәгатьләнү кичерүен чагылдыручы әхлакый күренеш.

Бәхет хыялга охшаш, чөнки ул, хыял кебек үк, кешенең идеалына бәйле. Аерма шунда ки, әгәр дә хыял киләчәккә бәйле булса, бәхет исә — чынбарлыкның үзендә. Бәхет кеше-нең яшәү мәгънәсен аңлавына бәйле. Ә ул һәр индивид тарафыннан төрлечә бәяләнергә мөмкин. Бәхет кешенең табигый омтылышын чагылдыра. Һәр кешенең бәхеткә хокукы бар. Ләкин кеше үз гомерендә бәхетнең нәрсә икәнлеген татымый калырга да мөмкин. Бу якны искә алганда, сыйнфый җәмгыять кешеләрне төрле төркемнәргә аера.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-ле.