Яһүд дине агымнары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Ортодоксаль иудаизм белән янәшә иудаизмның башка агымнары, һәм шулай ук аның белән генетик яктан бәйләнгән юнәлешләр дә яши.

Самариялеләр[үзгәртү]

Бу дини-этник төркем 722 елда Ассирия басып алучылары тарафыннан җимерелгән Израиль патшалыгы территориясендә барлыкка килә. Патшаларның 2 нче китабында «Ассирия патшасы кешеләрне Вавилоннан, Кутадан, Аввадан, Хаматтан, Сефарваимнан күчерде һәм аларны самариялеләрнең шәһәрләренә китереп утыртты»,— диелә (17:24). Күчеп килүчеләрнең җирле халык белән кушылуы нәтиҗәсендә самариялеләр (Самариядә яшәүче кешеләр) дип атап йөртелгән этник берлек оеша. Самариялеләр үзләрен яһүди халкының бер өлеше дип саныйлар һәм шамерим (борынгы чын законнарны «саклаучылар») дип атыйлар. Алар үзләре редакцияләгән Моисейның Бишкитабын гына таныйлар. Шул ук вакытта яһүдиләр Бишкитап белән беррәттән башка Библия китапларын да хөрмәт итәләр. Бишкитапны яһүдиләрнең Изге Язмасы буларак канунлаштырган вакытта, күрәсең, ул самариялеләрдә шул ук вазифаны үтәгән инде. Самариялеләр общинасы бүгенге көндә дә Набулус һәм Холон шәһәрләрендә яши, ләкин бик аз санлы.

Караимнар[үзгәртү]

Караим дин хезмәтчесенең киеме

VIII гасырда Иранны, Вавилонлы, Әрмәнстанны, Сүрияне, Фәластыйн һәм Мисырны үз эченә алган Багдад хәлифәлеге дип аталган дәүләттә караимнар сектасы барлыкка килә. Әлеге илләрдә яшәүче яһүдиләрнең рухани үзәге Вавилонда —яһүди общиналарының эше белән идарә итүче сөргендәге яһүдиләрнең рухани җитәкчеләре экзилархлар яшәгән урында була. 760 еллар тирәсендә экзиларх урынына сөйләмә Тәгълиматны кире кагып, язма Тәүратны гына танучы Анан бен Давид дигән кеше дәгъва кыла башлый. Ләкин экзиларх итеп аның абыйсын сайлыйлар, ә Ананның фикердәшләре ананитлар бу карар белән килешмиләр һәм нәтиҗәдә аерым дини община төзиләр, сөйләмә Тәгълиматны кире кагалар. Алар сөйләмә Тәгълимат тарафдарлары раббаниларга (алар раввиннарны шулай дип атап йөртәләр) каршы булып, үзләрен караимнар, ягъни Изге Язма тарафдарлары дип йөртә башлыйлар. Бүгенге көндә ун меңгә якын караимнар Кырымда, Литвада, Польшада һәм Израильдә яши.

Хасидлек[үзгәртү]

Бу дини агым XVIII гасырда рәсми иудаизмга оппозиция рәвешендә барлыкка килә. Аңа нигез салган Исраэль Баал Шем Тов (17001760) яшь чагында мистицизм һәм бигрәк тә Исаак Лурия идеяләре белән мавыга, могҗизалар тудыручы һәм күрәзәче булып таныла. Соңрак ул Польша буйлап ил гизеп йөри, кешеләрне дәвалау һәм үз карашларын тарату белән шөгыльләнә. Исраэль Баал Шем Тов (кыска исеме Бешт) фикеренчә, чын котылу юлын Аллага ихлас бирелеп кенә табып була, гыйбадәт аша Аның белән рухи мөгамәләгә кереп, гаиптән хәбәр бирүчәнлек, пәйгамбәрлек, могҗиза тудыру сәләтенә ия булырга мөмкин. Үзенең әүлиялыгы аркасында Аллага якынайган кешене цадик (тәкъва) дип атыйлар, ул турылыклы, гадел яшәү үрнәге күрсәтергә тиеш. Бешт үзе хасидләр өчен идеаль цадик үрнәге булып тора. Соңрак аның укучылары цадик турындагы өйрәтмәне тагын да тирәнәйтеп, аны хасидлекнең төп идеяләренең берсенә әверелдерәләр. Зур әһәмият бирелгән доктриналарның тагын берсе — дөньяны тоташ шатлыктан тора дип күзаллау. Бешт аскетлыкны гаепләп чыга, күңел ачарга чакыра: «Кызларның гүзәллеген кире какма, ләкин ул матурлык сине шул матурлыкның чыганагына — Аллага илтүен телә. Әгәр кеше әлеге зирәк фикерне үзләштерә икән, ул кичергән физик ләззәт рухи үсешкә дә китерәчәк»,— ди ул.

Хабад агымы[үзгәртү]

Чыгышы белән Лядадан булган Шнеур Залман (17451813) хасидлектәге Хабад агымына нигез сала. «ХаБаД» сүзе бу агымдагы төп нигез төшенчәләрнең беренче хәрефләреннән ясалган: Акыл (евр. — Хохма), Аңлау (Бина) һәм Белем (Даат). Хасидлекнең башка юнәлешләреннән аермалы буларак, Хабад-хасидлек Тәүратны өйрәнүгә зур игътибар бирә.

Ул аны акыл күнекмәсе итеп кенә түгел, ә текстларның яшерен мәгънәсенә үтеп керү юлы белән мистик тәҗрибәгә ирешү итеп карый. XIX гасыр ахыры — XX йөз башында хасидләр арасында, әлеге хәрәкәткә нигез салучының киңәшләренә каршы килеп, Талмуд белән кызыксыну үсә башлый; медитациягә игътибар кимегәннән-кими бара, традицион белемгә, Тәүрат һәм раввини текстларны өйрәнүгә торган саен күбрәк әһәмият бирелә.

Реформачыл иудаизм[үзгәртү]

Реформачыл синагога. Ортодоксаль синагогалардан аерылмалы буларак хатын-кызлар ир-атлар белән бергә утыра

Реформачыл иудаизм XIX гасыр башында Германиядә барлыкка килә. Бу агымның иң күренекле вәкиле, аңа нигез салучы булып Авраам Гейгер санала. Реформистлар «яһүди», «иудей» терминыннан этник төсмерне алып ташлап, иудаизмны бары - дин итеп кенә карыйлар. Әлеге күзаллауларга туры китереп, синагога ритуалы да үзгәртелә, реформистлар Израиль җирләренә кире кайту турындагы догалардан баш тарталар, кайберләрен немец телендә укый башлыйлар, чөнки Германиядә ивритны аңлаучы яһүдиләрнең саны кимегәннән-кими бара. Иудаизмда әхлакый кануннарга зур әһәмият бирелә, реформистлар, Талмуд акыл ияләренең дәрәҗәсенә таянуга караганда, төп игътибарны этика мәсьәләләренә юнәлткән Библия пәйгамбәрләренең абруена таянуны артыграк күрәләр. XIX гасырда Америка яһүдиләре арасында иудаизмның реформачыл агымы, аның да радикаль юнәлеше тарафдарлары өстенлек итә. Ризык белән бәйле чикләүләрне үтәү мәҗбүри түгел дип табыла, шимбә гыйбадәте якшәмбегә күчерелә, инглиз телендә уздырыла башлый. 1875 елда Цинциннатида беренче раввиннар семинариясе — Яһүдиләр бергәлеге (союзы) колледжы ачыла. 1885 елда Питтсбургта Тәүраттагы этик таләпләрне генә үтәүне мәҗбүри дин танучы платформа кабул ителә, яһүдиләр дини община дип белдерелә. 1937 елда Колумбуста раввиннар съезды җыела, анда катнашучылар яһүдиләрне халык дип таныйлар. Реформизм кысаларында хатын-кызлар беренче мәртәбә раввин булу мөмкинлеге алалар, 1983 елдан башлап әнисе яһүди булганнар гына түгел, ә әтисе яһүди һәм әнисе башка милләттән булган балалар да яһүди дип таныла, сөннәткә утырту да мәҗбүри саналмый. Бүгенге көндә АКШта миллионнан артык кеше үзен иудаизмның реформачыл агымы белән бәйли.

Консерватив иудаизм[үзгәртү]

Консерватив иудаизм 1887 елда Нью-Йоркта Яһүдиләрнең теология семинариясенә нигез салынгач барлыкка килә. Аның тарафдарлары, реформистлар белән чагыштырганда, азмы-күпме традицион карашта торалар. Әйтик, консерваторлар Тәүратның барлык кануннарын (шул исәптән ритуалга мөнәсәбәттә дә) үтәүне мәҗбүри дип саныйлар, миньянның зарурлыгын таныйлар, ләкин аның составына хатын-кызларны да кертергә рөхсәт итәләр.

Шулай ук кара[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]