Каббала

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Каббала (евр. — риваять) — еврейләрнең дини мистик тәгълиматы.

XIII гасыр ахырында Моисей Леон тарафыннан бастырып чыгарылган Зогар (Балкыш) китабы иң билгеле каббалистик әсәр санала. Күрәсең, ул үзе үк бу китапның авторы да була. Ләкин китапның дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен аның авторы итеп II гасырда яшәгән акыл иясе рабби Шимон бар Йохайны күрсәтә. Зогар китабы арамей теленд.» язылган һәм Бишкитапның аңлатмасы булып тора. Зогар һәм Каббаланың үзәк концепциясен Изге Язманы аңлау-төшенүнең мөмкин булган дүрт дәрәҗәсе турында күзаллау тәшкил итә. Алар түбәндәгеләр:

  • сүзгә-сүз аңлау дәрәҗәсе,
  • агадик,
  • фәлсәфи яисә аллегорик,
  • мистик дәрәҗә.

Әйберләрнең дөрес тәртибен торгызуны күздә тотучы тиккун Каббала өчен иң әһәмиятле төшенчәләрнең берсе булып тора. Зогар китабында ун сефирота («сефира» сүзе, мөгаен, еврей телендәге миспар (сан) яисә сефер (китап) сүзләреннән килеп чыккандыр), ягъни ун савыт, дөнья төзелешенең ун универсаль принцибы турында өйрәтмә тәгъбир ителә. Әлеге принциплар ярдәмендә, иксез-чиксез һәм акыл ирешмәслек булган Алла үзен кешеләргә ача. Гадәттә, сефироталар түбәндәгечә аталалар: Таҗ, Акыл, Белем, Мәрхәмәт, Көч, Күркәмлек, Җиңү, Бөеклек, Нигез, Патшалык. Ул принципларның һәр-кайсының сефироталар иерархиясендә үз урыны бар. Рәсемдә аларны капма-каршы принциплар арасындагы каршылыкларны юкка чыгарып гармония тудыручы Сефироталар Агачы рәвешендә бирү кабул ителгән. Ун сефирота да Библиянең яшерен мәгънәсенә төшенү өчен кирәк. Каббалистик тәгълимат XVI гасырда еврейләр арасында аеруча тиз тарала. Элек кулъязма рәвешендә генә таратылган Зогар китабы басылып чыга. XVI гасырда яшәгән еврей мистигы Исаак Лурия аны өйрәнүчеләрнең берсе булып китә. Ул Каббаланың практик ягына аеруча зур игътибар бирә. Лурия һәм аның тарафдарлары фикеренчә, сүзе һәм эше белән кеше тарихта тамырдан борылышлар ясый ала. Каббалистик тәҗрибәләр аша хәтта Мессия килүне тизләтергә мөмкин, һичьюгы, аның килүен бик нык гел әргә кирәк. Каббалистик идеяләрнең күбесе XVIII гасырда Исраэль Баал Шем Тов башлап җибәргән хасидләр хәрәкәтенә йогынты ясый.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Дөнькүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11нче с-флары өчен д-лек/ Л.Г.Жукова, А.В. Журавский, А.В. Пименов, Н.В. Шабуров. Русчадан Л.Г. Шәрифуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002. - 240 б.: рәс. б-н. ISBN 5-7761-0631-1