Библия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гутенберг бастырган Библия (ингл.), беренче бастырылган Инҗил

Тәүрат яки Библия (борынгы грек. τὰ βιβλία та библиа "китаплар") – яһүди һәм христиан диннәрендә Изге Китап сыйфатында канунлаштырылган борынгы язмалар җыентыгы. Ислам Библияне Изге Китап буларак таный, ләкин аңа мөрәҗәгать итми. Библия Иске Гаһед (Ветхий Завет) һәм Яңа Гаһед (Новый Завет) дип аталган ике өлештән тора. Беренчесе христиан дине барлыкка килгәнче үк язылган китапларны берләштерә. Ул б.э.к. 1513нче елда языла башлый һәм 3 йөздә формалашып җитә.

Иске Гаһед[үзгәртү]

Иске Гаһед 3 бүлектән гыйбарәт:

  • «Канун» (яһүдчә - Тора) дип аталган беренче бүлеккә Муса пәйгамбәрнең 5 китабы (Тәүрат).
    • "Яратылыш" китабы буенча бөтен дөнья алты көн дәвамында булдырыла:
  1. көндә - Яктылык караңгылыктан аерыла,
  2. - җир һәм су булдырыла,
  3. - коры җир һәм үсемлекләр булдырыла,
  4. - йолдызлар булдырыла,
  5. - балыклар, кошлар һәм сөйрәлүчеләр булдырыла,
  6. - хайваннар һәм кеше булдырыла.
    • Чыгыш
    • Левиләр
    • Саннар
  • «Язмалар» («Писания») бүлегенә яһүд халкының борынгы тарихын бәян итүче 13 китап керә
    • 1 Патшалык
    • 2 Патшалык
    • 3 Патшалык
    • 4 Патшалык
    • 1 Паралипоменон
    • 2 Паралипоменон
    • Гыйбрәтле сүзләр (Притчи)
    • Вәгазьче (Екклезиаст)
    • Езра
  • «Пәйгамбәрләр»: Ишагыйя, Иремия, Йәзәкил, Данил, Һошея, Нихами, Зәкәрия, Әюб, Аввакум, Софония.
  • «Зәбур» («Мәдхия») бүлегендә христианнарда һәм яһүдиләрдә гыйбадәт кылуның мөһим бер өлеше булып торган дини шигырьләр тупланган.

Иске Гаһед унбер яһүд пәйгамбәренең ачышлары бәян ителгән «Пәйгамбәрләр» китабы белән йомгаклана. Иске Гаһед башта борынгы еврей һәм арамей телләрендә языла, ә аннан соң киң таралган грек (койне), латин һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

Яңа Гаһед[үзгәртү]

Яңа Гаһед 27 китаптан - Гайсәнең тормышы һәм тәгълиматы бәян ителгән 4 Инҗилдән (Евангелие; мәгънәсе - «яхшы хәбәр»), Рәсүлләр (апостоллар) эшләре турындагы хәбәрдән, рәсүлләрнең 21 хатыннан һәм рәсүл Яхъяның "Ачылыш" китабыннан гыйбарәт.

12 Яңа Гаһеднең рәсүлләр һәм Гайсәнең шәкертләре: Петер (Шимун) һәм Әндри, Ягькуб һәм Яхья, Бартулумай һәм Филип, Маттай һәм Томас, ике Ягькуб һәм Таддай, ике Шимун һәм Яһүд Искариот.

Яңа Гаһеднең китаплары:

  • Маттай (1нче Инҗил)
  • Марк (2нче Инҗил)
  • Лүк (3нче Инҗил)
  • Яхья (4нче Инҗил)
  • Рәсүлләр - Лүкнең китабы.
  • Ягъкуб
  • 1 Петер
  • 2 Петер
  • 1 Яхъя
  • 2 Яхъя
  • 3 Яхъя
  • Яһүд
  • Римлыларга - Паулның китабы.
  • 1 Көринтлеләргә - Паулның китабы.
  • 2 Көринтлеләргә - Паулның китабы.
  • Гәләтиялеләргә - Паулның китабы.
  • Эфеслелергә - Паулның китабы.
  • Филиппуйлыларга - Паулның китабы.
  • Көлессәйлеләргә - Паулның китабы.
  • 1 Тессалуникәлеләргә - Паулның китабы.
  • 2 Тессалуникәлеләргә - Паулның китабы.
  • 1 Тимутегә - Паулның китабы.
  • 2 Тимутегә - Паулның китабы.
  • Титуска - Паулның китабы.
  • Филимунга - Паулның китабы.
  • Еврейләргә - Паулның китабы.
  • Ачылыш - Яхьяның китабы.

Яңа Гаһеднең тексты грек телендә язылган.

Библия тәрҗемәләре[үзгәртү]

Рус теленә тәрҗемәсе[үзгәртү]

Библияне рус теленә 19 йөз башында тәрҗемә итә башлыйлар. 1810 елларда Яңа Гаһед тәрҗемә ителә. Шулай да аның 1860-70 еллардагы тәрҗемәсе - «Синодаль» гына чиркәү тарафыннан рәсми рәвештә раслана, аны рус протестантлары да куллана.

Татар теленә тәрҗемәсе[үзгәртү]

Библиянең төрле китапларын татар теленә тәрҗемә итү омтылышы күп тапкырлар ясала.

1785 тә кенәз А. Шейдяков Матфейга иңгән Инҗилне тәрҗемә итә, ләкин ул чиркәү җитәкчелеге тарафыннан хуплау тапмый. 1803-05 тә, патша Александр I күрсәтмәсе белән, Исхак Хәлфин митрополит Платонның (Левшинның) Библиядән күпсанлы өзекләр кергән Катехизисын тәрҗемә итә. Ул гарәп сүзләрен күп куллана, Библия персонажларын Коръәндәге исемнәре белән атый. Ихтимал, шул сәбәпле басма киң таралмый.

1818 дә миссионер Джон Митчелл һәм Әстерхан рухание Дмитрий Лебедев тәрҗемәсендә «Зәбур», 1820 дә Яңа Гаһед тулысынча татар телендә басылып чыга һәм киң таралыш ала. 1824 тә Библияне тәрҗемә итүне һәм бастыруны финанслаучы Библия җәмгыяте ябыла һәм бу юнәлештәге эшләр туктала. Библияне татар теленә тәрҗемә итүнең яңа этабы 1847 дә Николай I Фәрманыннан башлана. Составына шәркыятьче галимнәр Г.К. Казимбәк, Г.С. Саблуков, Н.И. Ильминский кергән махсус комиссия төзелә.

1851 дә Г.К. Казимбәк тарафыннан һәм Н.И. Ильминский катнашында тәрҗемә ителгән Иоанн Златоуст Литургиясе, причащение кануны, причащение догалары, 1852 дә Г.С. Саблуков тәрҗемәсендә (Н.И. Ильминский төзәтмәләре белән) Догалык (Часослов) текстлары әзерләнә. Әлеге гыйбадәт китапларына Библиядән бик күп өзекләр кертелә. Соңрак Яңа Гаһед тулысынча татар теленә тәрҗемә ителә: Инҗил тәрҗемәсе (1855) - Г.К. Казимбәк, Апостол тәрҗемәсе (1860) Г.С. Саблуков тарафыннан эшләнә.

1868 дә Казан рухание А.Д. Ясницкий тәрҗемәсендә «Зәбур» басылып чыга. Шуннан соңгы тәрҗемәләр, башлыча, Н.И. Ильминский исеме белән бәйле. Ул гарәп теленнән кергән сүзләрдән һәм Коръәннән алынган исем-атамалардан баш тарта. Текстлар Н.И. Ильминский тарафыннан керәшен татарлар өчен кириллицага нигезләнеп төзелгән алфавит белән гади халыкка аңлаешлы телдә басыла.

1863 тә - Бытие (Яратылыш) китабы, 1866 да - Матфейга иңгән Инҗил, 1891 дә «Псалтырь» («Зәбур») һәм Инҗил тулысынча басылып чыга. Тәрҗемәләр Н.И. Ильминский тарафыннан В.Т. Тимофеев белән берлектә башкарыла.

1907 дә Т.Е. Егоров һәм Р.П. Даулей тәрҗемәсендә Рәсүлләрнең эшләре китабы нәшер ителә. 1990 елларда Казан епархиясе Н.И. Ильминский, В.Т. Тимофеев тәрҗемәсендәге Инҗил һәм «Зәбур» китапларын, 2000 дә Рәсүлләр хатларының яңа тәрҗемәсен бастырып чыгара. Православие чиркәве белән беррәттән протестантлар да Библияне татар теленә тәрҗемә итү юнәлешендә эш алып баралар. Библияне тәрҗемә итү институты (Стокгольм) тарафыннан 1972 дә Инҗил һәм «Зәбур» (Н.И. Ильминский тәрҗемәсенә нигезләнеп), 1985 тә - яңа тәрҗемәдәге Инҗил һәм Рәсүлләрнең эшләре, 1995 тә - Яхъяга иңгән Инҗил, 2000 дә Яңа Гаһед тулысынча нәшер ителә.

Татарстан Республикасында Библия һәм аның аерым бүлекләренең тарихи һәм сәнгати әһәмияткә ия булган күп кенә текстлары, шул исәптән: Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә: 1501 елда Казанда язылган әрмән Инҗиле кулъязмасы, ТРның Милли музеенда 14 йөз ахыры Тверь Инҗиле (пергаментка язылган кулъязма); «Острог» Библиясе (1581, славян телендәге беренче тулы басма текст), Ефрем Инҗиле (1606, басма, кулдан эшләнгән уникаль рәсемнәр белән бизәлгән) саклана.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]