Синагога

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Синагога latin yazuında])
Праһада урнашкан Старонова синагогасы, 1270 ел. Дөньяның иң иске синагогаларының берсе.

Кәнәсә (грек. «җыелыш») - яһүдиләрдә җәмәгать мәсьәләләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары уздыру һәм күмәк гыйбадәт кылу урыны.

Безнең эраның 70 елында Икенче гыйбадәтханәнең җимерелүе хакында алда әйтелгән иде инде. Һәм шул вакытлардан алып яһүдләр гыйбадәтханәсез яшәргә мәҗбүр булалар. Чөнки аны элеккеге «изге» урынында — Иерусалимдагы Гыйбадәтханә тавында гына торгызырга мөмкин була. Хәзер анда мөселманнарның иң изге урыны саналган Гомәр мәчете урнашкан. Элеккеге гыйбадәтханәдән бары дивар — Егълау-сыктау дивары сакланып калган. Хәзерге вакытта яһүдиләрнең дини тормышы гыйбадәтханә булып торган синагогаларда тупланган. Күрәсең, синагогалар б.э.га кадәр VI гасырда ук, Вавилон әсирлеге чорында, сөргендә барлыкка килгән. Башта ул диаспора учреждениесе була, чөнки Исраил җиреннән тыш башка урында гыйбадәтханә төзергә рөхсәт ителми — аннан читтәге бөтен җирләр нәҗес дип санала. Икенче гыйбадәтханә чорында синагогалар Исраилдән читтә дә — яһүдләр җәмәгатьләре булган башка җирләрдә дә барлыкка киләләр. «Синагога» сүзе грек чыгышлы һәм «җыелыш» дигән мәгънәгә ия. Димәк, синагога — җәмәгать эшләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары уздыру һәм күмәк гыйбадәт кылу урыны. Биредә Тәүратны укыйлар, өйрәнәләр. Укыганда ук аңлатмалар да биреп барыла. Синагогада ирләр һәм хатын-кызлар аерым гыйбадәт кыла, бүлмә тактасы — мехица хәзер дә ортодоксаль синагоганың аерылгысыз өлеше булып тора. Синагоганы көнчыгышкаИерусалимга һәм гыйбадәтханәгә каратып төзиләр. «Изге көймәдә» — махсус шкафта Тәүратның төргәкләре саклана, аларны гыйбади вакытында гына алалар. Традиция буенча синагогада укыла торган Тәүрат тексты кулдан язылган булырга тиеш. Тәүратны күчерү белән софер (яһүд телендәге сефер (китап) тамырыннан) шөгыльләнә. Ул күп санлы кагыйдәләрне үтәргә тиеш була: хәрефләр аерым билгеләнгән зурлыкта булып, кәгазь урынына ритуаль яктан чиста хайванның тиресепергамент файдаланыла. Һәр елны синагогада Тәүратны башыннан ахырына кадәр укып чыгалар, шуңа күрә уңайлылык өчен текст 54 өзеккә (бу сан ай тәкъвимының кайбер үзенчәлекләре белән бәйләнгән) бүленгән, алар, үз чиратында, җиде өлештән торалар. Һәр гыйбадәт вакытында раввин бер атналык өзекнең шигырьләрен аңлата. Тәүратны укып бетерүгә үк синагогада гафтара — шул ук темага пәйгамбәрләр китапларыннан аерым өзекләр укыла. Гыйбадәт вакытында ирләр башка һәм кулга тфилин беркетәләр. Ул эченә кулдан язылган Тәүрат текстлары урнаштырылган күн каешлы ике тартмадан гыйбарәт. Бу традиция түбәндәге Илаһи күрсәтмә]не төгәл үтәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән: «Тыңла, Исраил: Тәңре, Ходаебыз безнең, Тәңре бер генә. Ярат Тәңрене, синең Ходаеңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең белән. Бу синең кулыңдагы билге, күзләрең арасындагы искә төшерү булып торсын, Тәңре кануны авызыңда булсын өчен». (Кара: Чыгыш 13:1 —16; Кабатлау 6:4—9, 11:13—21.)

Тфилиннан аермалы буларак, Инҗил кануннары тукымадан тегелгән зур булмаган баш киеме — кипа кияргә мәҗбүр итми, бу традиция Ходай ихтыярын тануны һәм аңа буйсынуны белдерә. Гыйбадәт вакытында дин тотучылар башларына талит — зур намазлык ябыналар. Аның дүрт почмагына да чуклар — цицит беркетелгән. Цицит турында канун Инҗилнең Саннар китабына кертелгән, анда «аларга карап, сез Ходайның барлык дини кануннарын искә төшерсен һәм үтәсен өчен...» (15:39) диелә.

Яһүдиләр кагыйдәләре буенча, һәр көнне өч тапкыр гыйбадәт кылынырга тиеш: иртән — Шахарит, көндез — Минха һәм кич белән — Маарив. Күмәк гыйбадәт кылу балигълык яшендәге ун ир-ат катнашканда гына рөхсәт ителә. Бу төркем миньян дип атала. Яһүд малае унөч яшьтә Бар Мицва булып, ягъни кануннар улы булып өлгергәннән соң аны миньянга кертергә мөмкин. Шушы минуттан дини кануннарны үтәү аның бурычы санала. Синагогада һәр иртәнге һәм кичке гыйбадәт вакытында “Шма, Исраэль” («Тыңла, Исраил»), Амида һәм Браханы укыйлар. Браха гыйбадәтне башлап җибәрә, Амида көнгә өч мәртәбә һәм өстәмә бәйрәм гыйбадәтләрендә укыла. Һәм ниһаять, бераллалыкның декларациясе булып торган Шма догасын көнгә дүрт тапкыр уку мәҗбүри.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Дөнькүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11нче с-флары өчен д-лек/ Л.Г.Жукова, А.В. Журавский, А.В. Пименов, Н.В. Шабуров. Русчадан Л.Г. Шәрифуллина тәрҗ. - Казан: Мәгариф, 2002. - 240 б.: рәс. б-н. ISBN 5-7761-0631-1

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]