Тәкъвим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1871–1872 еллары Һинд тәкъвиме бите.

Тәкъвим яки календарь (гарәп. ‎, лат. calendae — айның баштагы көненең исеме)- вакытлы астрономик күренешләргә (Җир әйләнүе, Айның җир һәм җирнең Кояш тирәли хәрәкәт итүе һ.б.) нигезләнгән вакыт аралыгы озынлыгын икәпләү системасы. Көн белән төннең алмашыну чоры — тәүлек, Ай фазаларының алмашыну чоры – синодик ай, Кояшның күк йөзендә ел әйләнәсенә күзгә күренеп күчү чоры кояш (тропик) елы итеп аталган вакыт берәмекләрен билгели. Тәкъвим елы бөтөн тәүлек саныннан торырга тиеш, шулай ук вакытта күрһәтелгән вакыт аралыгын билгеләүче астрономик күренешләр аларның кәсер саныннан тора: тропик ел — 365,2422, синодик ай - 29,5306 тәүлек.

Төрле дәвердә календарь елының озынлыгын синодик ай һәм тропик ел белән яраклаштырырга омтылу сәбәпле, күп төрле тәкъвимнәр төзелә, аларны төп өч типка бүләргә мөмкин: кояш, ай һәм ай-кояш календаре. Кояш тәкъвиме нигезендә тропик ел, ай тәкъвим — синодик ай озынлыгы ята, ай-кояш календаре шушы ике чорга нигезләнгән. Кояш тәкъвим киң таралганы — григориан тәкъвим (яңы стиль), унан алда булганы — б.э.т. 45 й. Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан кертелгән юлиан календарь (иске стиль). Юлиан тәкъвим буенча ел 365 (гадәти ел) яки 366 (кәбисә елы — һәр дүртенче ел) көнгә; 28—31 көннән торган 12 айга; һәрберсе 7 көннән торган атналарга бүленә. 16 б. карый астрономик күренешләр һәм тәкъвим даталары арасында зур күчеш барлыкка килә. Бу — юлиан тәкъвим уртача ел озынлыгының 4 ел эчендә 365,25 тәүлек, тропик елдан 11 мин 14 с озынорак булу нәтиҗәсе. Шушы җитешсезлек 1582 елда Рим Папасы Григорий XIII тарафыннан кертелгән, соңрак григориан исемен алган тәкъвим бераз бетерелә. Анда һәр 400 ел эчендә 3 кәбисә елы юкка чыгарыла: номерлары ике нульгә беткән һәм баштагы ике цифры 4 кә калдыксыз бүленмәгән еллар кәбисә елы итеп саналмый (мәк., 1700, 1800, 1900, 2100). календарь ел озынлыгы уртача 365,2425 тәүлеккә тигез, был тропик елдан тик 26 с гына артыгырак. Русиядә григориан тәкъвим 1918 елның 14 февралендә, РСФСР ХКС тарафыннан “Русия республикасында Көнбатыш Европа календарен кертү турында декрет” кабул ителгәннән соң кертелә. 20 гасыр уртасыннан дөньядагы илләрнең күбесендә григориан тәкъвим кулланыла. Шулай ук цикллы табигать күренешләренә нигезләнгән борынгы грек, көнчыгыш, мөселман, Мисыр, Рим республикасы, христиан һ.б. тәкъвимнәр билгеле. Ай тәкъвим кайсыбер мөселман илләрендә рәсми санала. Башкортстанда мөселман тәкъвим ислам динен кабул иткәннән башлап, 18 гасырдан алып башлыча дини өлкәдә кулланыла. Мөселман тәкъвим 12 ай. 30 яки 29 тәүлектән торган календарь аеның башы ай туган мәлгә туры килә. Шулай итеп, мөселман Календарь елы тропик елдан 11 тәүлеккә кыскарак (354 тәүлек). Нәтиҗәдә мөселман тәкъвим буенча ай башлану көне григориан тәкъвим белән чагыштырганда ел саен күчә бара. Тәкъвим ай фазалары белән яраклаштыру өчен ел озынлыгы 2 ел саен 1 тәүлеккә арттырыла. 33 григориан елына 34 мөселман Тәкъвим елы керә.


Шулай ук кара[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «Тәкъвим»

Калып:Wikisource1911Enc