Дога

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Дога кылучы Мария Магдалина, Ари Шеффер (рус) (1795—1858).
Дога кылучы христианнар
Ортодокс Яһүд кыз-хатыннары Иерусалимның Көнбатыш диварының туннелендә дога кыла
Таиландта буддистларның изге гыйбадәтханә каршында дога кылулары.
Һинд динен тотучыларның Бангладешта Дурга тәңребикәсенә дога кылулары.
Япониянең Шинто гыйбадәтханәсендә дога кылучы ир-кеше.
Сикх догасын (ингл.) кылучы рухани

Дога (гарәп. دعاء‎‎ — сорау, ялвару) нәрсә икәнен аңлатучы күп өлешчә аерылучы билгеләмә яши бирә[1][2][3][4][5].

Шулай да, түбәндәге билгеләмә төрле фикер ияләре тарафыннан кабул ителерлек дип уйланыла: дога — «иман иткән кеше тормышының әһәммиятле өлеше»[1], «кешенең Ходайга, илаһларга, изгеләргә, фәрештәләргә, рухларга, табигать көчләренә, Югары Көдрәткә яки аның арадашчыларына» мөрәҗәгать итүе[3], иҗтимагый һәм шәхси дини тормышының сүз яки фикер рәвешендә иң әһәммиятле чагылышы[4], подразделяется «дан-шөһрәт белдерүләргә, сораулар белән ялвару һәм рәхмәтләр китерү»ләргә бүленә[5].

Дога төрләре[үзгәртү]

Төрле традицияләр бик төрле табыну төрләрен алга сөрә. Көн вакытына бәйле догалар, ашау-өчү алдыннан яки соңыннан әйтелүче догалар, махсус физик жестлар яки позалар яши бирә. Кайбер Америка индеецлар биюне дога кылу юлы дип күрә.[6] Кайбер суфилар әйләнеп торалар (ингл.).[7] Һинд диннәрен тотучылар мантраларны җырлый.[8] Яһүдләр басып торган догаларында алга-артка (атыну) тибрәнүләре һәм баш июләре пәйда була.[9] Мөселманнар намаз кылганда тезләнә һәм башны җиргә төшерә. Квакерлар тын кала.[10] Берәүләр стандарт ритуаллар һәм литургияләр буенча дога кылганда, башкалар җаны теләгәнчә (махсус бер тәртипкә карамаган) догаларны өстен күрә. Өченчеләр икесен дә куллана ала.

Бу методлар кешеләрнең доганың нәрсә икәнлеген төрлечә аңлаганларын күрсәтә һәм түбәндәге ышанычларга нигезләнә ала:

  • чикле ия чиксез иясе (ияләре) белән элемтәдә була ала
  • чиксез иясе (ияләре) өчен чикле ияләре белән элемтәдә булу кызык
  • дога аны кылучыда кайбер карашларын һәм үзен тоту рәвешләрен үзгәртүгә юнәлгән (аның адресатына тәэсир итү түгел)
  • доганың мәгънәсе аны кылучыны фәлсәфи һәм интеллектуаль күзәтү (созерцание) аркылы адресатында концентрацияләнергә өйрәтү
  • дога кешегә аның адресатын турыдан-туры тану мөмкинлеген бирүгә юнәлгән
  • дога тоелган чынбарлыкның асылына тәэсир итүгә юнәлгән
  • дога берәүдә һәм/яки аның яшәгән шартларында, булмаса файда тиюе теләнгән өченче бер якныкындагы үзгәрешләрнең катализаторы булып тора
  • адресат доганы тели һәм анардан ләззәт ала

Язылган чыганакларда дога кылу актының беренче телгә алынуы 5000 ел элек урын алган.[11] Кайбер антропология (, мәсәлән сэр Эдвард Тайлор (ингл.) һәм сэр Джеймс Фрэйзер (ингл.)) иң борынгы акыллы кешеләрдә бүгенге кешеләргә дога дип аңлашыла алган ритуалларның яшәүләренә ышаналар.[12]

Христиан даирәләрдә еш Фридрих Хейлерның (ингл.) систематик Дога типологиясе/Typology of Prayer күрсәткән алты төр дога (примитив, ритуаль, борыгы грек мәдәниятле, фәлсәфи, мистик һәм күрәзәче) өчен телгә алына.[13]

Гыйбадәт акты[үзгәртү]

Ибраһими диннәр[үзгәртү]

Яһүд дине[үзгәртү]

Раввин капитан Самюэль Касс Беренче Канада армиясенең яһүд персоналы өчен Алмания җирләрендә беренче гыйбадәт хезмәтен уздыра, Клеве тирәсе, 18 март 1945 ел.
Төп мәкалә: :en:Jewish prayer

Яһүд динен тугрылыклы тотучылар көнгә өч тапкыр гыйбадәт кыла, яһүд бәйрәмнәрендә һәм махсус көннәрдә гыйбадәтләре озынрак сөрә һәм үзенә Тәүраттан укуларны ала.

Шулай ук көн дәвамында күп тапкыр кабатланган ритуаллар урын ала - иртүк уянудан соң юыну, икмәк ашау алдыннан юыну, ашаудан соң дога кылу һ.б.

Христианлык[үзгәртү]

Ортодоксаль христиан (православ) хаҗие Изгә Мәрьям иконасы каршында дога кыла, Киев Печерск Лаврасы, Украина.

Ислам[үзгәртү]

Төп мәкаләләр: Намаз, Дога (Ислам)

Исламда, ышанучы кешенең Аллаһка эндәшүе.

Баха-и дине[үзгәртү]

Көнчыгыш диннәре[үзгәртү]

Буддизм[үзгәртү]

Һинд дине[үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:Prayer in Hinduism

Җәйничелек/Джайнизм[үзгәртү]

Шинто[үзгәртү]

Төп мәкаләләр: :en:Shinto, :en:Ema (Shintō)

Сикх дине[үзгәртү]

Анимизм[үзгәртү]

Төп мәкаләләр: :en:Animism, :en:Shamanism

Анимизм ышанычларындагы практикаларга турыдан-туры дога дип дию дөрес булмаса да, рухлар дөньясы белән элемтәгә керү анимистларның тормыш рәвешенең төп ягы булып тора.

Америка[үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:Aztec religion

Ацтеклар динен тулысынча анималист дип әйтү кыен. Ул саны яктан туктамыйча үсеп баручы илаһиләр пантеонына ия иде, һәм шаманнар бу илаһиләргә табыну/ялвару ритуалларын махсус багышланган гыйбадәтханәләрдә уздыра иделәр. Дога кылу өчен төрле корбаннар китерә таләп ителә иде: ашамлык, чәчәкләр һәм хайваннар. Корбанның зурлыгы илаһка юнәлтелгән таләпнең зурлыгыннан тора иде, иң әһәммиятле ритуаллар өчен үз канны актыру (колактан, кулдан, телдән, аяклардан, күкрәктән яки гениталияләрдән), кеше тормышын бирү (сугышчы, әсир яки үзенекен дә).[14]

Австралия[үзгәртү]

Дога белән дәвалау[үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:Faith healing

Дога белән дәвалау нәтиҗәлелеге[үзгәртү]

Төп мәкалә: :en:Efficacy of prayer

1872 елда, Френсис Гальтон (ингл.) доганың тышкы тирәлеккә физик тәэсире булуын ачыклауга багышланган киң танылган статистик эксперимент куйды. Гальтон куйган гипотеза буенча, доганың нәтиҗәсе булса, һәр Якшәмбе исәнлек-саулыклары өчен меңнәрчә кеше дога кылган Британ Патшасының гаилә әгъзаләре озынрак яшәргә тиеш булып чыга иде. Уздырылган тикшеренү Британ империясенең патша гаиләсе әгъзәләре Британ империясенең гомуми халкының тормыш озынлыгыннан аерылмаганлыгын күрсәтте.[15] Экспериментның төп максаты сатира булса да, һәм төрле ялгышлыклар кертү факторлары ачыкланса да, ул кешелек тарихында каршылыклы нәтиҗә белән тәмамланган күп төрле тикшеренүләр өчен прецедент булды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Молитва // Василенко, В. Краткий религиозно-философский словарь, 1996 г.
  2. Молитва // Зорин, В. «Евразийская мудрость от а до Я», толковый словарь
  3. 3,0 3,1 Кырлежев, А. И., Молитва // Новая философская энциклопедия, 2003 г.
  4. 4,0 4,1 Молитва Яндекс. Словари › Гуманитарный словарь, 2002
  5. 5,0 5,1 Молитвы // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  6. Littlebird, Sarracina (2008). Sacred Movement: Dance as Prayer in the Pueblo Cultures of the American Southwest. Barnard College Department of Dance. Retrieved on 11 October 2011.
  7. The Whirling Dervishes of Rumi. Retrieved on 12-4-2008.
  8. Omkarananda, Swami (11-12-2008). How to pray. Omkarananda Ashram Himalayas. Retrieved on 12-4-2008.
  9. Jewish Worship and Prayer. Religion Facts. Retrieved on 12-4-2008. This practice is known, in Yiddish, as shuckling.
  10. Avery, Chel. Quaker Worship. Quaker Information Center. Retrieved on 12-4-2008.
  11. Stephens, Ferris J. (1950). Ancient Near Eastern Texts. Princeton. pp. 391–92. 
  12. Zaleski, Carol; Zaleski, Philip (2006). Prayer: A History. Boston: Mariner Books. pp. 24–25. Калып:Hide in printКалып:Only in print. 
  13. Erickson, Millard J. (1998). Christian theology. Grand Rapids: Baker Book House. Калып:Hide in printКалып:Only in print. 
  14. Hassig, Ross (2003). «El sacrificio y las guerras floridas». Arqueología mexicana XI: 47.
  15. Galton F. Statistical inquiries into the efficacy of prayer. Fortnightly Review 1872;68:125-35. Online version.