Электростатика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
 Просмотр этого шаблона  Классик электродинамика
VFPt Solenoid correct2.svg
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Электростатикафизиканың, электр корылмаларын өйрәнүче бүлеге.

Бертамгалы корылган җисемнәр арасында электростатик этелү, ә каршы тамгалы җисемнәрдә - электростатик тартылу барлыкка килә. Электр корылмаларын билгеләүче прибор - электроскоп нигезендә бертамгалы корылган җисемнәр арасындагы электростатик этелү күренеше тора.

Электростатика нигезендә Кулон законы ята. Бу закон нокта электр корылмалары арасындагы тәэсир итешүне тикшерә.

Тарих[үзгәртү]

Электростатикага нигез булып Кулон эшләре тора (аңа кадәр 10 ел элек, зуррак төгәллек белән, Кавендиш шул ук нәтиҗәгә ирешсә дә. Кавендиш эше нәтиҗәләре гаилә архивында сакланган, һәм 100 елдан соң гына бастырып чыгарылган); соңгы булып табылган электр тәэсирләшүләре законы Гринга, Гаусска һәм Пуассонга математик яктан гади теория төзергә мөмкинлек бирә. Грин һәм Гаусс тарафыннан төзелгән потенциаллар теориясе электростатиканың мөһим өлешен алып тора. Электростатикадан бик күп тәҗрибәле тикшерүләрне Рис үткәрә[1].

XIX гасырның утызынчы елларында үткәрелгән, Фарадей тәҗрибәләре, электр корылмалары тәгълиматының мөһим өйрәнүләрендә тамырдан үзгәреш китереп чыгара. Бу тәҗрибәләр, элек электрлыкка пассив кагылган дип саналучылар, ягъни изоляцияләүче матдәләр, Фарадей кушкан атама буенча - диэлектриклар, электр процессларында, аерым алганда, үткәргечләрнең электрлашуында билгеләүче урынны алып торганын күрсәтә. Алар конденсаторның ике өслеге арасындагы изоляцияләүче матдәнең конденсаторның электр сыешлыгы зурлыгында мөһим урын алып торганны ачыклыйлар. Конденсаторның өслекләре арасындагы һаваны сыек, яки каты изолятор белән алыштыру, һаваны калдырып, өслекләр арсындагы ераклыкны муафыйк киметүгә тиң. Һава катламын башка сыек яки каты диэлектрикка алмаштыру конденсаторның электр сыешлыгын K тапкыр арттыра. Фарадей бу К зурлыгын бирелгән диэлектрикның индуктив мөмкинлеге дип атый. Хәзер К зурлыгын изоляцияләүче матдәнең диэлектрик үткәрүчәнлеге дип атыйлар.

Электр сыешлыгының шундый ук үзгәрүе, җисемне һавадан үзгә изоляцияләүче тирәлеккә күчергәндә, һәрбер аерым үткәрүче җисемдә дә була. Ләкин җисемне электр сыешлыгының үзгәрүе, андагы бирелгән электр потенциалында, җисемдәге корылма зурлыгының да үзгәрүенә китерә, һәм, киресенчә, бирелгән корылмада потенциалның үзгәрхенә. Шул ук вакытта ул җисемнең электр энергиясен дә үзгәртә. Димәк, изоляцияләүче тирәлекнең, аңа электрлашучы җисемнәр урнаштырылган булса, яки үзе белән конденсатор өслекләрен аерып торса, әһәмияте бик зур. Изоляцияләүче матдә җисем өслегендә электр корылмасын тотып кына калмый, ә аның электр халәтенә йогынты ясый. Фарадей тәҗрибәләре, аны шундый нәтиҗәгә китерә.

Кулон гипотезасы буенча, җисменәр арасындагы элекр тәэсирләшүләр, ераклыкта баручы тәэсирләшү кебек каралган. r ераклыктагы ике ноктада урнашкан, ике q һәм q' электр корылмасы, үзләрен тоташтыручы туры сызык буенча, бер-берсенә түбәндәге формулада күрсәтелгән көч белән тартылалар,яки этеләләр:

f = C \frac{qq'}{r^2}, ,

ә C - q, r һәм f зурлыкларын үлчи торган берәмлекләргә генә бәйле булган коэффициент дип каралган. q һәм q' корылмалары арасындагы тирәлекнең f зурлыгына бернинди әһәмияте юк дип уйлаганнар.


Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. P. Riess «Die Lehre von der Reibungselektricität» (1853, 2 томда), P. Riess «Abhandlungen zu der Lehre von der Reibungselektricität» (1867)