Кирхгоф кагыйдәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
 Просмотр этого шаблона  Классик электродинамика
VFPt Solenoid correct2.svg
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Кирхгоф кагыйдәләре яки Кирхһоф кагыйдәләре (алманча Kirchhoffsche Regeln, tat.lat. Kirxhof qağidäläre)— чылбырның төенендә электр агымнары һәм көчәнешләре арасында тигезләмәләр.

Алман галимы Густов Кирхһов тарафыннан 1845 елда ачылган.

Беренче кагыйдә[үзгәртү]

Чылбырның төенендә керүче агым чыгучы агымга тигез. i2 + i3 = i1 + i4

Чылбырның төенендә очрашучы агымнарның альгебраик суммасы нульгә тигез.

Агып керүче агым - уңай агым, чыгучы агым - тискәре агым дип исәпләнә :

\sum\limits^n_{j=1}I_j=0.

Бу кагыйдә коргы саклану кануныннан килеп чыга: төенгә күпме коргы керсә, шулкадәр үк коргы аннан чыгып китә.

Икенче кагыйдә[үзгәртү]

Йомык контурда көчәнешләрнең алгебраик суммасы андагы Электр йөртү көчләренең алгебраик суммасына тигез.

даими көчәнешләр өчен \sum^n_{k=1} E_k= \sum^m_{k=1}U_k=\sum^m_{k=1}R_kI_k;
алмаш көчәнешләр өчен \sum^n_{k=1} e_k= \sum^m_{k=1}u_k=\sum^m_{k=1}R_ki_k+\sum^m_{k=1}u_{L\,k}+\sum^m_{k=1}u_{C\,k}.

Бу кагыйдә энергия саклану кануныннан килеп чыга.

Әгәр агым контурның әйләнү юнәлешендә акса, ул уңай була. Әгәр агым әйләнү юнәлешенә каршы акса, ул тискәре була. Электр йөртү көченең тамгасы шул ук кагыйдә белән билгеләнә.

Мисал[үзгәртү]

Берничә төенле чылбыр. Биредә «I» - агым, «U» - көчәнеш

Беренче Киргоф кагыйдәсе буенча:

\begin{cases} I_1-I_2-I_6=0\\
I_2-I_4-I_3=0\end{cases}

Икенче Киргоф кагыйдәсе буенча:

\begin{cases}U_2+U_4-U_6=0\\ U_3+U_5-U_4=0\end{cases}

Шушы тигезләмәләр электр чылбырын тулысынча тасвирлыйлар.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Матвеев А. Н. Электричество и магнетизм. — Учебное пособие. — М.: Высшая школа, 1983. — 463 с.
  • Калашников С. Г. Электричество. — Учебное пособие. — М.: Физматлит, 2003. — 625 с.
  • Бессонов Л. А. Теоретические основы электротехники. Электрические цепи. — 11-е издание. — М.: Гардарики, 2007.