Электр кыры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Электр кыры latin yazuında])
⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Уңай басма коргының электр кыры тискәре басма корылган табак өстендә

Электр кыры (tat.lat. Elektr qırı(үле сылтама))- корылган кисәкчекләр яки җисемнәр тирәсендә электромагнит кырының ике компонентыдан берсе һәм магнит кырының үзгәрешедән барлыкка килүче кыр.

Якыннан тәэсир итү карашы буенча, электр коргылары арасында тәэсир итешү, алар тирәсендә барлыкка килә торган электр кыры аша урнаша.

Электр кырының тирәлектә таралу тизлеге яктылык тизлегенә тигез.

Электр кырының көчәнешлелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ноктадай q электр коргысы тудырган электр кырын сынаучы коргысы ярдәмендә тасвирлана. q коргысы тирәлегенең һәр ноктасында сынау коргы тәэсир итүче F көченең зурлыгын һәм юнәлешен билгеләнә:

.

Электр кырының көчәнешлелеге E - вектор-зурлык.

Аның үлчәү берәмлеге - ньютон кулонга (Н/Кл) яки вольт метрга (В/м).

Электр кырының энергиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Электр кырының энергиясе бар. Шушы энергиясенең тыгызлыгы:

биредә EЭлектр кырының көчәнешлелеге,
D — Электр кырының индукциясе

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Орир, Джей — Популярная физика: [пер. с англ.].: Мир, 1966. — 446 с.
  • Учебник «Элементарный учебник физики» под ред. Ландсберга Г. С., Часть 2 (Электричество и магнетизм.)
  • Трофимова Т. И. Курс физики: Учеб. пособие для вузов.—2-е изд., перераб. и доп.— М.: Высш. шк., 1990.—478 с.: ил. ISBN 5-06-001540-8