Майкл Фарадей
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Майкл Фарадей | |
Майкл Фарадей 1961 елда
|
|
| Тулы исеме | Michael Faraday |
|---|---|
| Һөнәре | физик һәм химик |
| Туу датасы | 22 сентябрь 1791 |
| Туу җире | Лондон |
| Гражданлыгы | Бөекбритания |
| Милләте | инглиз |
| Үлем датасы | 25 август 1867 (75 яшь) |
| Үлем җире | Принстон |
Майкл Фарадей (1791 елның 22 сентябре – 1867 елның 25 августы ) – инглиз физигы һәм химигы, электромагнит кыр тәгълиматына нигез салучы.
Биография [үзгәртү]
Майкл Лондонда тимерче гаиләсендә туа. Гаиләсенең ярлы булуы аркасында Майкл урта мәктәпне дә тәмамлый алмыйча 13 яшендә китап төпләүче булып эшкә керә һәм анда ун ел буена эшли. Бер үк вакытта ул физика һәм химия буенча үзенә кызыклы булган барлык китапларны укып чыга. Китапларда тасвирланган тәҗрибәләрне үз лабораториясендә кабатлый.
Соңрак Фарадей күренекле физик Гэмфри Дэви белән таныша һәм аның ярдәме белән Европага сәяхәт кыла. Сәяхәт вакытында ул А. Ампер, М. Шеврель, Ж. Л. Гей-Люссак кебек физиклар белән күрешеп таныша.
Эзләнүләр [үзгәртү]
- 1816 – беренче басма хезмәте чыга.
- 1820 – Фарадей никель белән корыч иретмәче чыгара. Бу эше тутыкмаучан корыч ясауда беренче адым булып санала.
- 1821 елга кадәр ул нигездә химия буенча 40 ка якын эш бастыра.
- 1824 – беренче булып хлорны сыек хәлдә аерып ала. Тора-бара аның эзләнүләре электромагнетизм өлкәсенә күчә.
- 1831 – электромагнит индукциясе күренешенен ача.
- 1832 – электрохимия кануннарын ача.