Лимон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лимон latin yazuında])
Лимон
Сурәт
Халыкара фәнни исем Citrus ×limon Osbeck, 1765
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон цитрус[d]
Таксонның халык атамасы 檸檬[1], 柠檬[2][3], 黎檬[3], 柠檬叶[3], 洋柠檬[3], 柠檬皮[3], 柠檬根[3] һәм limona
Базионим Citrus medica var. limon[d]
Җимеш төре гесперидий[d]
Нәрсәнең чыганагы лимун[d], Эфирное масло лимона[d], lemon peel[d], лимонный сок[d], цедра лимона[d], древесина лимонного дерева[d] һәм citron[d]
3D-модель
Зоны морозостойкости растений 9 зона[d][4]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=10732[5]
 Лимон Викиҗыентыкта

Лимо́н (лат. Citrus limon) — Цитрус агачлары төркеменең гибридлы төре. Бу агачның җимеше дә лимон дип атала.

Лимонның туган җирен галимнәр якынча Һималай тавының итәгендә дип фаразлыйлар. Анда әле дә лимон агачының кыргый төрләре очрый. Бу җимеш Европа һәм Азияне бик озак вакыт гизеп йөрәгеннән соң, ХVII гасырда Россиягә килеп җитә. Аның агачын Мәскәүгә Һолландиядән алып кайтып утырталар. Тора-бара алпавыт утарларында да лимон үстерү модага керә.

Морфология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лимон — 5–8 м биеклегендәге зур булмаган җимеш агачы. 45 еллык агачлар да очрый.

Кабыгы соргылт төстә, энәле. Яфраклары калын тиреле, яшел төстә, озынлыгы 10–15 см, калынлыгы 5–8 см, ялтырап торган, 3 елга бер коелалар. Чәчкәләре аерым, яки парлы, 2–3 см зурлыгында. Таҗлары ап-пак яки саргылтрак, тыштан ал төстә, нечкә хуш исле. Җимешнең озынлыгы 6–9 см, диаметры 4–6 см, саргылт, әрчергә авыррак кабыклы, эфир майлары тупланган бизләре бар. Җимешнең эчке өлеше берничә уемлы. Орлыклары яшькелт-сары яки ак, киселештә яшькелт, озынча.

Язда чәчкә ата. Көз көне җимешләрен бирә. Җылытма шартларында ел әйләнәсенә уңыш китерә.

Биологик үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лимон яфрагының төзелеше кызыклы: беренче карауга гади яфрак. Ботаникада катлаулы яфрак дип берничә өлештән торган, һәрберсе аерым коелган яфракны атыйлар. Лимонның яфрак пластинкасы төпсәсенән алдарак коела. Икенче сүз белән әйткәндә, лимонның яфрагы катлаулылар исәбенә керә, әмма аның өлеше берәү генә калган.

Химик составы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лимонның химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйләүче, тукымаларны тукландыручы С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай. Шуңа да лимон күп авыруларны дәвалаучы һәм косметик чара булып санала.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүлмәдә үстерү өчен яраклаштырылган "Павловский" сорты, шулай ук кала "Новогрузинский", "Мейер", "Дженоа" һәм "Эврика" сортлары өй шартларында үстерү өчен яхшы саналалар. "Павловский" сортлы лимон — иң яхшы сортларның берсе. Ул яктылык җитәрлек булмауны да җиңел кичерә. Үзе серкәләнә. Кечкенә пумала белән ясалма серкәләндерү дә комачауламый.

Россиядә лимон XIX гасыр уртасында Павлово шәһәрендә үстерелә башлаган. Аны Төркиядән сәүдәгәрләр алып кайткан дип фаразлана. Шәһәр исеме тора-бара лимон сортына әйләнгән. Әлеге сорт лимон куагы 1–1,5 м биеклеккә җитә. Көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатыш, көнчыгыш якка карап торган тәрәзә төпләрендә яхшы үсә. Иң мөһиме турыдан-туры кояш нурлары төшеп тормасын. Һава дымлылыгы 60–80 % булырга тиеш. Лимон шулай ук җылы су бөркегәнне ярата. Төбенә сипкән су һава температурасыннан 5 градуска югары булу шарт. Суны төбенә кадәр җиткәнче мул итеп сибәргә кирәк.[6]

Тәме һәм кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лимон җимешләре һәм азык пешерүдә, һәм дә башка максат белән кулланыла. Мәсәлән, pH'ы 2,2 кадәр әче, %5...6 лимон кислотасындан торган лимон суы кулинариядә дә хезмәт күрә, чистарту маддәләре эчендә дә табыла. Характеристик әче тәме өчен лимон суын лимонад кебек эчемлек ясауда һәм меринге пай кебек пирог пешерүдә кулланалар. Лимонның йомшагы һәм цедрасын да пешерүдә кулланалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]