Янцзы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Янцзы latin yazuında])
Янцзы
География
АТБ Чиңхәй, Сычуань, Чуңчиң, Шаңхай
Ил Кытай
Координатлар 33°26'39"тн, 90°56'10"кнч, 31°23'37"тн, 121°58'59"кнч
Tarddiad Тибетское нагорье, Yangtze River source Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Восточно-Китайское море Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 1 808 500 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 6300 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 31 900 м³/с Edit this on Wikidata
Llynnoedd Дунтинху, Поянху Edit this on Wikidata
Карта

Янцзы́ елгасы яки Янҗи (кыт. 長江, Cháng Jiāng — «Озын елга»; түбән агымында шулай ук кыт. 揚子江, Yángzǐ Jiāng Listen ) — Евразиядәге иң озын елга (5800 км), Тын океанга коя. Муссонлы яңгырлар вакытында ташый.

Диңгезгә койган урынында зур дельта хасил итә. Янцзының шактый өлешендә суднолар йөри. Түбән агымына хәтта диңгез суднолары да керә ала. Елга һәм аның кушылдыкларының суын сугару өчен файдаланалар. Кытай халкының дүрттән бер өлеше аның бассейнында яши.

Көчле яңгырлардан соң Кытайның ике зур елгасы, Хуанхэ һәм Янцзы даими рәвештә ярларыннан ташып тора. 1931 елда, мәсәлән, 16 провинция су астында калган, 1 миллионнан артык кеше үлгән, тагын 40 миллионы зыян күргән. 1954 елда да шул чама зыян килгән. Ә 1959 елда елгаларның ташуы аркасында 2 миллион кешенең гомере өзелгән, 10 миллионы йортсыз калган, 5 миллион акр авыл хуҗалыгы җирләре яраксыз хәлгә килгән.

Янцзы өстенә дөньядагы иң зур ГЭС урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]