Океан
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Океан (грекча Ωκεανός, борынгы-грек тәңресе Океан исеменнән) – дөнья океаны өлеше булган, кыйтгалар арасында урнашкан, су әйләнеше һәм башка специфик системаларның хуҗасы булган иң зур су объектын билгеләгән термин. Үз өченә океаннарны һәм диңгезләрне керткән Дөнья океанының мәйданы бөтен җирнең якынча 71 процентын тәшкил итә (361 миллион квадрат километр).
2000нче елда Халыкара гидрографик оешма тарафыннан кабул ителгән дөнья океанның бүленүенә күрә бөтен океаннар 5-кә бүленә:
| Океан | Мәйдан, млн км² |
Күләм, млн км³ |
Урта тирәнлек, м |
Иң зур тирәнлек, м |
Диңгезләр |
|---|---|---|---|---|---|
| Атлантик | 91,6 | 329,7 | 3 600 | 8 742 (Пуэрто-Рико) | Балтыйк, Төньяк, Урта, Кара, Саргасс, Кариб, Әдрән, Азов, Балеар, Ионик, Ирланд, Мәрмәр, Тиррен, Эгей; Бискай култыгы, Гвинея култыгы, Мексика култыгы, Гудзон култыгы |
| Һиндистан океаны | 73,556 | 292,1 | 3 890 | 7 725 (Зонд иңкүлеге) | Андаман, Гарәп, Арафур, Кызыл, Лаккадив, Тимор; Бенгаль култгы, Фарсы култыгы |
| Төньяк-Боз океаны | 14,75 | 18,1 | 1 225 | 5 527 ( Гренланд диңгезендә) | Норвег, Баренцев, Ак, Карск, Лаптевлар, Көнчыгыш-Себер, Чукотка, Гренланд, Бофорт, Баффин |
| Тын океан | 169,2 | 710 | 4 280 | 11 022 (Мариан иңкүлеге) | Берингов, Охота, Япон, Көнчыгыш-Кытай, Сары, Көньяк-Кытай , Ява, Сулавеси, Сулу, Филиппин, Мәрҗән, Фиджи, Тасман |
| Көньяк океан | 20,327 | 90 | 4 500 | 7 235 (Көньяк-Сандвич иңкүлеге) | Уэдделла, Скош, Беллинсгаузен, Росс, Амундсен, Дейвис, Лазарев, Рисер-Ларсен, Космонавтлар, Бердәмлек, Моусон, Дюрвил, Сомов |
|
|
|---|
| Атлантик океан | Һинд океаны | Төньяк Боз океаны | Тын океан | Көньяк океан |