Брюссель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Брюссель
[[Ошибка скрипта|Байрак]] [[Ошибка скрипта|Герб]]
Байрак Герб
Ил Бельгия
Регион Брюссель башкала округы
Координаталар 50°50′48″ т. к. 4°21'9" кч. о. (G) (Я)
Мэр Фредди Тилеманс
Нигезләнде VI гасыр
Беренче телгә алу 966
Мәйдан 161,38 км²
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 1 089 538 кеше (2010)
Халык тыгызлыгы 7025 кеше/км²
Агломерация 1,830,000
UTC UTC+1, җәй белән UTC+2
Рәсми сайт http://www.bruxelles.be/
(фр.) (нид.) (ингл.)
Брюссель (Җир)
Red pog.png

Брюссе́ль (нидерл. Brussel [ˈbrʏsəl], фр. Bruxelles [bʁyˈsɛl]) – Бельгия һәм Брюссель башкала төбәгенең башкаласы. Брюссельдә Француз һәм җәмгыятьләре һәм Фландриянең, Аурупа берлеге штаб-фатиры, НАТО офисы, Бенилюкс илләре һәм Көнбатыш Аурупа берлегенең сәркатиплеге урнашкан.

Шәһәр һәм округ[үзгәртү]

BrusselLocatie.png

Башка 18 коммуна белән берлектә Брюссель шәһәре Брюссель шәһәр төбәген тәшкил итә. Гәрчә Брюссель коммунасында якынча 150 мең кеше яшәсә дә, төбәкне, ике миллион халкы белән, бердәм шәһәр дип тә атап була. Гадәттә «Брюссель» атамасы бөтен округка кагыла.

География[үзгәртү]

Брюссель коммунасы дөрес түгел формага ия һәм өч өлештән тора: киң төньяк, кысан үзәк һәм тагын да кысанрак көньяк өлешләрдән. Брюссельнең төньяк өлешенә Лакен районы да керә, анда Лакен исемле король резиденциясе урнашкан. 1921 елга кадәр Лакен мөстәкыйль коммуна була. Шәһәрнең тарихи үзәген элеккеге саклагыч төзелмәләр урынында ясалган бульварлар бишпочмагы тәшкил итә. Көньяк протуберанец – Луиза авенюсы.

Брюссель Сенна елгасы өстендә урнашкан, ләкин шәһәр эчендә ул елга күренми, чөнки урбанизация чорында (XIX гасырның икенче яртысында) Анри Мо җитәкчелегендәге инженерлар тарафыннан каплана.

Климат[үзгәртү]

Брюссельдә уртача диңгез климаты. Диңгез һава массалары якын урнашкан Төньяк диңгездән киләләр һәм шуның нәтиҗәсендә тәүлек һәм еллык температураларының аз амплитудасы белән югары чагыштырмача һава дымлылыгын тәэмин итәләр. Иң эссе айлар – июль белән август (уртача температура 17, 0 °C), иң салкын ай – гыйнвар (уртача минимум 2, 5 °С). Еллык уртача температура 9, 7 °С тәшкил итә. Ел дәвамында кояш яктырткан сәгатьләр саны – 1585.

Диңгез климаты өчен явым-төшемнәрнең күп булуы хас. Шул рәвешле, Брюссельдә бер ел эчендә 821 мм явым-төшем була, иң зур күләме (79 мм) – ноябрьдә һәм декабрьдә.

Брюссельнең климатограммасы
Я Ф М А М И И А С О Н Д
 
 
71
 
5
1
 
 
53
 
6
2
 
 
73
 
10
4
 
 
54
 
14
6
 
 
70
 
18
9
 
 
78
 
20
12
 
 
69
 
23
14
 
 
64
 
23
14
 
 
63
 
19
12
 
 
68
 
14
8
 
 
79
 
9
5
 
 
79
 
6
3
°С үлчәмендә температураЯвым-төшем суммасы ммда

Тарих[үзгәртү]

Барлыкка килү[үзгәртү]

Урта гасырлар[үзгәртү]

Брюссель Утыз еллык сугыштан соң[үзгәртү]

Бәйсезлек өчен сугыш[үзгәртү]

Яңа заман[үзгәртү]

Беренче бөтендөнья сугышы[үзгәртү]

1-нче алман армиясе Брюссельны басып ала.

Халык[үзгәртү]

Брюссель халык санының
үзгәрү динамигы

1806 73 928
1830 98 279[1]
1846 123 874
1856 152 828[2]
1880 162 498
1900 183 686
1910 177 078
1920 154 801
1930 200 433[3]
1947 184 838
1970 161 080
1980 143 957
1990 136 706
2000 133 859
2004 141 312
2008 148 873
ecodata

Брюссель шәһәре территориясендә 148 873 кеше яши, халык тыгызлыгы 4566 кеше/ км² (2008 елның 1 гыйнвары). Брюссель башкала төбәгенең калган 18 коммунасы белән бергә, агломерация Бенилюксның иң зур һәм иң нык халык тыгызлыгы булган шәһәрне тәшкил итә. Монда 1 830 000 кеше яши.

Демографик мәгълүматлар[үзгәртү]

Брюссель халкы XIX-XX гасыр башларындагы урбанизация чорында бик тиз арта: бер гасыр эчендә халык саны ике тапкыр зурая – 1830 елгы 98 меңнән 1930 елгы 200 433 кешегә кадәр. Халык санының пигы 1930 елга туры килә, шул чордан соң кешеләр саны кими барган һәм соңгы 30 ел эчендә 140 000 тирәсендә саклана.

2007 елда туу коэффициенты 17, 4, ә үлем коэффициенты 8,8. Шул рәвешле, халык санының табигый артуы +8,6, ә гомуми арту +17,1 не тәшкил итә, бу исә Аурупа өчен шактый зур күрсәткеч булып тора.[4].

Шәһәр халкының җенси бүленеше бертөрле: Брюссельдә яшәүчеләрнең 50, 18% — ир-атлар һәм 49, 82% — хатын-кызлар. Бөтен Брюссель халкының яртысы (51, 6%) өйләнмәгән/кияүгә чыкмаган[5].

Субурбанизация[үзгәртү]

XX гасырдан, бигрәк тә, аның икенче яртысыннан башлап, Брюссельнең төп халкы – башлыча, французча сөйләшүчеләр, Фламанд Брабанты исемле нидерландча сөйләшүчеләр провинциясенә кергән шәһәр кыры муниципалитетларына күчеп китәләр. Иске шәһәрнең бушап калган мәхәлләләренә чит илләрдән һәм элеккеге Франция һәм Бельгия колонияләреннән килүчеләр урнаша.

Этник состав[үзгәртү]

Брюссельдә Аурупа берлегенең, НАТО һәм башка халыкара оешмаларның төрле органнары урнашканга күрә, халыкның чирек өлеше (27, 1%) чит ил кешеләре[6].. Төрле төркемнәрнен Бельгиянең башка төбәкләреннән һәм күрше илләрдән Брюссельгә күчеп килүләре нәтиҗәсендә, шәһәрдә халыкны тел буенча бүлеп карыйлар. Бөтен халык франкофоннар, нидерландофоннар һәм аллофоннарга бүленә, аларның күбесе француз телле мөхиттә югала бара.

Телләр[үзгәртү]

Төп мәкалә: Брюссель телләре

Брюссель башкала төбәге илнең рәсми рәвештә ике телле булган бердәнбер төбәге. Рәсми рәвештә, хакимият органнарында француз һәм нидерланд телләре тигез хокуклы дип танылган. Шулай ук, башкалада һәм аңа якын урнашкан төбәкләрдә төрле иммигрантларның телләре дә киң таралган. Шәһәр халкының күбесе (56%) туган теле итеп француз телен таный, якынча 7% — нидерланд телен, ә калган 37% төрле вакытта ике яки аннан да артыграк телдә сөйләшә. Үзара аңлашу теле – французча, аны якынча 96% кеше белә.

Дин[үзгәртү]

Бельгия халкының күпчелеге католиклык яки протестантлыкта, шулай ук иудаизм һәм ислам да киң таралган.

Икътисад[үзгәртү]

Брюссель – илнең зур икътисади үзәге. Башкаланың икътисади үсешенә аның географик яктан үзәктә булуы һәм монда Аурупа берлеге һәм НАТО кебек халыкара оешмаларның урнашуы йогынты ясый. Тулаем эчке продуктның кеше башына күләме (59 400 ) буенча Брюссель Аурупа шәһәрләре арасында, Люксембург һәм үзәк Лондоннан калышып, өченче урын били[7]. Иң зур керемне гастрономия (2007 елның апрелендә шәһәрдә 2000 ресторан булган) һәм икътисадның өченчел секторы бирә. Моннан кала, шәһәрдә сәнәгый җиһазлар җитештерүче машина ясау үсеш алган. Башкалада кредит-финанс оешмалары бик күп.

Кардәш-шәһәрләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1830 елда Бельгия инкыйлабы була, аннары, икътисад үсештә була һәм шул чорларда ук континент Аурупасында беренче тимер юл төзелә.
  2. Леопольд мәхәлләсе (хәзерге Аурупа кварталы) кушыла
  3. Халык санының пигы; 1921 елда шәһәргә Haren, Laken и Neder-Over-Heembeek кушыла
  4. Статистик мәгълүматлар чыганагы — ecodata
  5. Статистика милли институты мәгълүматлары нигезендә
  6. http://ecodata.mineco.fgov.be/mdn/Vreemde_bevolking.jsp?S=G21004
  7. Brussels third richest region in EU. EUobserver.com. Archived from the original on 2012-03-01. Retrieved on 2009-08-11. (ингл.)

Сылтамалар[үзгәртү]