Чернобыль һәлакәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чернобыль һәлакәте latin yazuında])
Чернобыль һәлакәте
Сурәт
Дәүләт  СССР[1]
Административ-территориаль берәмлек Киев өлкәсе
Урын Чернобыльская АЭС[d]
Вакыт мизгеле 26 апрель 1986
Катнашучы(лар) Екатерина Александровна Иваненко[d]
Зыян күрүчеләр саны 134
Үлүчеләр саны 4000[2]
Международная шкала ядерных событий INES level 7 event[d]
Позиционная карта
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 88 172
Карта
 Чернобыль һәлакәте Викиҗыентыкта

Припәттән фотографиясе, 2007 ел

Чернобыль һәлакәте1986 елның 26 апрелендә Совет Берлегендәге (хәзерге Украинадагы) Чернобыль шәһәрендә булган атом электростанциясендә килеп чыккан һәлакәт иде. Дөньяда атом электростанцияләрдә һәлакәтләрдә иң начары исәпләнә. Ул радиоактив калдыклардан торган болытны җитештерә. Җил бу болытны Көнбатыш Совет Берлеге, Көнчыгыш Европа һәм Скандинавия аша күтәреп чыгара. Украинаның, Беларусьның һәм Россиянең күр җирләрен пычрата, нәтиҗәдә 200 000 кеше эвакуацияләнә һәм күчерерлә. Бу һәлакәт Совет атом сәнәгатенең куркынычсызлыгы турындагы мифны юкка чыгары, атом сәнәгатьнең үсешен кичектерә, Совет хакимиятен сер тормас булыгра мәҗбүр итә. Хәзерге бәйсезле Россияне, Украинаны һәм Беларусьны агуланган зонасында йогышсызландыру һәм сәламәтлекне саклау мәшәкәтли.

Атом электростанциясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чернобыль АЭСы Украинадагы Припәт бистәсендә урнашкан, Чернобыльдан чакта төньяк-көнчыгышка 16 километрда һәм Киевтән чакта төньякка 104 километрда. Станция дүрт реактордан тора, алардан һәркайсының электрик егәрлеге 1 гигаватт (термик егәрлеге 3.2 гигаватт) була, һәлакәт заманнарында бергәләп Украина электроэнергиянең 10% чамасы җитештерәләр. Станция төзелеше 1970-елларда башлана, 1977 елда 1-нче реактор эшли башлый, соңрак 2-нче (1978), 3-нче (1981) һәм 4-нче (1983). Һәлакәт вакытында 5-нче һәм 6-нче реакторлар төзеләләр генә.

Бөтен дүрт РБМК-1000 реактор төренә керәләр.

Һәлакәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 26 апрелендә, җирле вакыт 13:23:58дә Чернобыль-4 атом-төш реакторы (ягъни Чернобыль станциясенең 4-нче реактор) һәлакәтле атом-төш матдәненең эрүен кичерә , нәтиҗәдә бернчә кабынып китүеләр һәм янгын чыга.

Һәлакәт хаталы реактор ясалыгына һәм куркыныч техниканы бозган арыган станция операторлар хатасына бәйләнгән була. Три-Майл-Айленд вакыйгасында да, икенче дәрәҗәдәге һәлакәтенә өлеш керткән фактор — операторларның яхшы булмаган өйрәнгәнлек һәм реакторның күп сыйфатлары белән таныш булмау.

Берничә процедура тәртипсезлек һәлакәт сәбәбенә өлеш кертәләр. Алардан берсе куркынычсызлык, офицерлар мөдир операторлар белән булмаган имин элемтә. Аннан да бигрәк, операторларның яхшы булмаган өйрәнгәнлеге буенча, экспериментнең максаты булган түбән реактивлыкта реактор эшен аңлауның сайлыгы да сәбәбе була. Реакторның күп сыйфатлары, куркынычлы зур позитив киңлек коэффицентендә, хәрби сер буларак яшерен иткән булдылар һәм операторлар aларны белмәделәр. Алай гына да түгел, берничә куркынычсызлык системалар алдаган булдылар, тәҗрибә башкаруының тәртибе инкяр иткән була.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Авария на Чернобыльской АЭС (1986)
  2. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы https://www.who.int/news/item/05-09-2005-chernobyl-the-true-scale-of-the-accident