Нагайбәкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Нагайбәкләр
Гомуми саны: 9 600 тирәсе (2002)
Таралышы: Русия
Тел: Татар теле
Дин: Христианнар
Бүтән халыкка керүе: Татарлар

Нагайбәкләртатарларның православие динендәге этнографик төркеме. 2002 елга халык саны — 9,6 мең кеше, күпчелеге Чиләбе өлкәсендә яши. Телләре — татар теленең нагайбәк сөйләше.

Нагайбәкләр Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы Кили, Сарашлы, Бакалы, Париж, Астафьевка, Требия авылларында һәм Чибәркүл районы Варлам, Попово, Болотово, Краснокаменка, Ключевка 2-я авылларында яшиләр. 1924 елга кадәрге административ бүленеш буненча бу авыллар Оренбург губернасының Верхне-Уральск өязенә караганнар. Рус армиясенең Италия, Германия, Франция белән булган сунгышларда ирешелгән уңышларын мәңгеләштерү максатыннан чыгып, нагайбәк авылларына Кассель, Фершампенуаз, Остроленко, Требий, Париж һ. б. исемнәр бирелгән[1].

Нагайбәкләрнең килеп чыгышлары, кем булулары белән галимнәр күптәннән кызыксына. Нагайбәкләрне Казан ханлыгы җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәплиләр, аларны чукындырылган нугайлар дип карыйлар. Алар үзләрен «иске ил керәшеннәре» дип атыйлар. Нагайбәкләрнең һәм элекке Казан, Уфа губерналарында яшәгән керәшеннәрнең теле бер-берсеннән бик аз аерыла. Үзатамалары элегрәк Бакалы районы Нагайбәк крепосте тирәсендә яшәгәнлектән килә.

Күренекле совет этнографы С. А. Токарев, беренчеләрдән бунлып, нагайбәкләрне татар халкының бер төркеме итеп карый. Ул аларны Нагайбәк крепосте тирәсендә яшәгән, XVIII гасыр азакланрында аннан Чиләбе өлкәсенең Верхне-Уральск өязенә күчерелгән, керәшен татарлары дип исәпли[2]. Соңгы елларда чыккан башка хезмәтләрнең авторлары да нагайнбәкләрне татар халкының аерым бер этнографик төркеме (керәшен-татарлары) итеп таныйлар.[3]

1736 елга кадәр нагайбәкләр казнага ясак, ә башкорт җирләренннән файдаланган өчен оброк түләп киләләр. Ләкин башкорт восстанниеләрендә катнашмаган һәм рус дәүләтенә турылыклы булган өчен алар ясактан азат ителәләр, башкортлардан арендага алып торган җирләре үзләренә беркетелә һәм барысы да казак сословиясенә күнчереләләр8.

Бу төркем халык башта иске һәм яңа керәшеннәр исеме астыннда йөртеләләр[4]. 1736 елдан соң йомышлылар сословиенсенә күчерелгән керәшеннәр белән яңа салынган Нагайбәк крепосте идарә итә, ә аңа буйсынган керәшен татарларын тирә-яктагы халыкнлар нагайбәклеләр яки нагайбәкләр дип йөртә башлый.

XVIII гасыр урталарында Башкортстан территориясендә бернинкадәр тынычлык урнаша. Шулай итеп, мондагы хәрби көчләрне Оренбург далаларындагы чик сызыкларына (линияләргә) күчерү мөмнкинлеге туа[5]. 1842 елның 26 февраль указы буенча Бакалы, Нагайнбәк станицаларына караган авыллардан 1250 нагайбәк казагы семьянлары белән Верхне-Уральск өязенә күчереп утыртыла.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. В. Н. Вите век и и. Сказки, загадки и песни нагайбаков, стр. 257.
  2. С. А. Токарев. Этнография народов СССР. М., 1958, стр. 180-181.
  3. Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967, стр. 52Ч53; Н. А. Б а с-каков. Введение в изучение тюркских языков. М., 1969, стр. 287.
  4. ГАОО, ф. 683, д. 7. М., 160-161; ЦГАДА, ф. 350, д. 4644.
  5. Записки генерал-майора Ивана Васильевича Чернова. ЧТрз'ды Оренбургской ученой комиссии, вып. XVIII. Оренбург, 1907, стр. 108.