Бастан сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бастан сөйләше latin yazuında])
(Бостан сөйләше битеннән юнәлтелде)
Бастан сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:
Рязань өлкәсе
Ставрополь крае
 Классификация
Төркем:

Бастан сөйләше – татар теленең урта диалекты сөйләше. Сасов татарлары арасында таралган.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бастан сөйләше Рязань өлкәсенең Сасово районы Агломазово, Ишәй Тавы, Бастан, Зур Студенец, Колдамыш, Тархан, Тинсупин[1] һәм Ставрополь краеның Төрекмән районы Куликовы Копани (Яңа Кое авылы, Бастан авылыннан күчеп килүчеләр) авылларында яшәүче татарлар арасында таралган.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бастан авылындагы сөйләш һәм якындагы Ишәй Тавы, Зур Студенец, Тархан, Тинсупин авыллары белән бер үк булса да, соңгыларында сөйләш мишәр диалектына караган, ә соңрак бастан сөйләше тәэсирендә үзгәргән икәне күренә. Бу авылларда қ, ғ авазлары урынына мишәрчәдәгенә охшаш к, г кулланыла, әдәби телдәге [ч], җ авазларына [тч], [дҗ] (сирәгрәк [ц], [дз]) туры килә.

[а] авазы әдәби телдәгедән аерыла, ул дөбьяз, касыйм, нократ сөйләшләрендәге кебек алгы рәттә, ачык әйтелә. Ә [и] авазы киресенчә түбән, сузыоып әйтелә (ник//ниэк//ниэк, ир//йир), [о — ө] авазлары урынына [ы — е], [у] урынына [о] кулланыла (тырма ваҳыт - торырга вакыт, зор - зур, орман - урман). Сөйләшкә җ-лаштыру хас, ягъни й урынына җ кулланыла.

Иялек килешендә -ның/-нең кушымчасында -ң төшеп кала (безне әти - безнең әти), юнәлеш килешендә алмашлыклар үзенчәлекле: маға — миңа, саға — сиңа, ағары, яки ағар(ы)ға, ағарын — аңарга), яки ғ бөтенләй төшеп кала. Әдәби телдәге қайсы урынына қай алмашлыгы, анда урынына ары кулланыла.

Инфинитив -ма (-маа, -маға) аффиксы белән белдерелә (барма - барырга). Бару, китү фигыльләре юнәлешсез кулланыла (мин Wаршау барам - мин Варшавага барам).

Лексика күберәк татар әдәби теле белән туры килә, шул ук вакытта мишәр, сирәгрәк нугай, кумык телләре белән охшашлыклар бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафаров М. А. Родники нации (татары Рязанской области) // Татарский мир. — 2006. — № 9.
  • Сафаров М. А. Татары Сасовского района. Прошлое, настоящее и будущее // Призыв из Сасова. — 1999. — № 111