Пермь сөйләше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пермь сөйләше latin yazuında])
Пермь сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Пермь крае, Башкортстанның Аскын районы

 Классификация
Төркем:

Пермь сөйләшетатар теленең казан диалектына караган сөйләше.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь сөйләше Пермь крае татар һәм башкортлары арасында, Башкортстанның Аскын районы төньягында таралган.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пермь сөйләше фонетик үзенчәлекләре буенча урта диалектка карый. Ләкин шул ук вакытта бу сөйләшнең себер һәм мишәр диалектларына охшашлыгы турында сөйли торган үзенчәлекләр дә табыла. Сузык авазлар системасы ун аваз булуы белән характерлана: а, ә, у, ү, о, ө, ы, э, ый, и. Пермь татар татарлары сөйләше озак вакыт чит телләр мохитендә формалаша, бу лекика өлкәсендәге күп кенә борынгы күренешләрне саклап калырга мөмкинлек бирә. Пермь сөйләшендә борынгы төрки сүзләр катламы сакланып калган. Борынгы төрки тел дип VII-XII гасыр язма һәйкәлләрендә теркәлгән төрки телгә әйтәләр.[1]

[а] авазы о-лашмаган, нократ, касыйм, дөбъяз, мәлки сөйләшләрендәге [а] авазына охшаган.

Сөйләмнең берничә үзенчәлеге күрше фин-угыр телләренә (удмурт, коми телләренә) охшаш: [т] авазы [ть] (т’әпи - тәпи), (кат’ык - катык). Әдәби телдәге [л], [д] авазлары кайвакыт [л’] [д’] булып яңгырыйлар (л’ынкыл – кеше, л’ынку – сөйләшү, ад’ийал - одеяло), бу авазлар фин-угыр телләреннән кергән сүзләрдә очрый.

Әдәби тел белән о ~ у, о ~ у, э ~ э(е) ~ и, а ~ ы һәм у ~ ы ~ и тәңгәллекләре күренә: сурау (сорау), печин (печән), йаңы (яңа), чаңга (чаңгы). Аннан тыш: өй ~ ү, өй ~ ө (түмә - төймә, сөли - сөйли) тәңгәллекләре очрый. Калын һәм нечкә сузыклар алмашы хас: йанаша (йәнәшә), сәленү (салыну). Себер диалектларындагы кебек и ~ ей (әней - әни) алмашы очрый.

Пермь сөйләшенең үзенә генә хас үзенчәлекләре:

  • иялек, юнәлеш, төшем, урын-вакыт килешләрендә алмашлыклар үзенчәлекләре: минен//мийен//мийн//мин// /минем/, мийә//минеңә//миңә// /миңа/, мийән//миненән//миненнән//минендән, минендә//миндә, тегенең /шушыгың/, тегенеңә /шушныңа, шушыныга, тегененән//тегенән//тегененнән, тегенендә//тегендә.
  • сан үзенчәлекләре: - Икәw кызы бар, берәw малайы бар (ике кызы бар, бер малае бар).
  • сан, сыйфат белән бирелгән рәвешләргә -сы кушыла: Берсе ызбаны саттык (бер өйне саттык).
  • аергыч төшем килешендә бирелә: Икене кәбин артык салдык (ике кибән артык салдык).
  • микән урынына мыса//масса//мәсә//бәсә каулланыла: умартасы сапхузның ике йөз баш мыса (умартасы совхозның ике йөз баш микән).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рамазанова Д. Б. К истории формирования говора пермских татар. Казань: ИЯЛИ, 1996. 239 с.
  • Рамазанова Д. Б. Татары восточного Закамья: их распространение, особенности говора. Казань: Магариф, 2001. 298 с.