Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең чаллы урынчылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең чаллы урынчылыгы latin yazuında])
Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең чаллы урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Татартстан

Зәй районы
Тукай районы
Түбән Кама районы
Минзәлә районы
Мөслим районы
Сарман районы
 Классификация
Төркем:

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең чаллы урынчылыгытатар теленең урта диалектына караган Түбән Кама керәшеннәре сөйләшләре төркеме урынчылыгы. Үз атамасын Чаллы кантоны исеменнән ала, элек бу территорияләр Минзәлә өязенә кергән.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Кама керәшеннәре сөйләшенең чаллы урынчылыгы Тукай районы Мәләкәс, Борды, Зәй районы Югары Баграж, Урта Баграж, Яжа Баграж, Урта Пәнәче, Кабан-Бастрык, Поповка, Түбән Кама районы Зур Аты, Чәбия, Кече Җырыклы, Балчыклы, Келәтле, Кашай, Нариман, Ширмеш авылы, Минзәлә районы Югары Юшады, Иске Мәлкән, Кадрәк, Сарман районы Ләке, Мөслим районы Керәшен Шуран, Усы авылларында киң таралган.

Кама буе керәшен авыллары Мамадыш өязеннән күченгән татарлар (иске керәшеннәр) һәм марилар (Олы Аты, Байданкино) тарафыннан нигезләнгән.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чаллы урынчылыгы «чиста» керәшен сөйләше булып тора. Әдәби тел белән ф ~ п (тупрақ - туфрак), ҳ ~ қ (кат - хат), й ~ җ (җәшел - яшел) тәңгәллекләре туры килә.

Морфология ягыннан -гачын/ -геченгә беткән хәл фигыльләре, алу фигыле белән -маға/ -мәгә, -малы/ -мәле борынгы инфинитивлары кулланыла, и др. Юнәлеш килештә -нар/-нәр, -ңғар/-ңгәр кулланыла.

Диалектизмнар: дәмәк - кызык; сыпқы - пычрак; пычкы җармасы - пычкы чүбе; урын җул - аулак юл; шом - бизгәк, абалану - сөртенү, абрау - коткару, саклау.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]