Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы latin yazuında])
Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Башкортстанның көньяк-көнбатышы

 Классификация
Төркем:

Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгытатар теленең урта диалектына караган минзәлә сөйләшләре төркеменең төп урынчылыгы. Үз атамасын Башкортстанның Бәләбәй районы үзәге Бәләбәй шәһәре исеменнән ала.

Таралышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралу территориясе тулысы белән диярлек элеккеге Бәләбәй өязе территориясе чикләренә туры килә. Ул Башкортстанның көньяк-көнбатышында, көнбатышында, ягъни Әлшәй, Авыргазы, Бәләбәй, Бишбүләк, Благовещен, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Кырмыскалы, Кушнаренко, Куергазы, Күгәрчен, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Уфа, Федоровка, Чишмә, Шаран районнарында таралагна.

Үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгында аның сөйләшүчеләренең этник формалашу үзенчәлекләре белән бәйле кайбер кечкенә аермалар бар (мишәр компоненты, кайбер тар җирле төркемнәрдә нивелировка тәмамланмаган һ.б.). Моннан тыш, тикшерелә торган территориядә Минзәлә сөйләшенең әйдәп баручы үзенчәлекләре әкренләп юкка чыга, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә башлый. Аның көнчыгыш өлешендә чиктәш көнбатыш (мишәр) диалектының стәрлетамак сөйләшен характерлаучы үзенчәлекләр барлыкка килә. Шуннан чыгып, көньяк-көнбатыш Башкортстанның урта диалекты минзәлә сөйләшенең бер ас сөйләше дип билгеләнә һәм шартлы рәвештә бәләбәй урынчылыгы дип атала.

Бәләбәй урынчылыгына минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре үзгәрү хас, бу урынчылык таралган җирлеккә XX гасырга кадәр төрле сөйләш вәкилләренең өзлексез миграциясе белән аңлатыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Булатова М.Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М.Р. Булатова. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  • Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Беренче китап / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. - Казан: Мәгариф, 2008. - 463 б.
  • Рамазанова Д.Б. Татар теленең Урта Кама тирәсендә таралган сөйләшләре: дис.канд. филол. наук. Казан, 1968. 519 б.
  • Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4–43.