Милли кемлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Милли кемлек - Шәхеснең үзен берәр илне яки милләтне булдыручы кешеләр төркеме иясе буларак хис итүе һәм ватандашлык статусына карамыйча үз кемлеген шул рәвештә билгеләве.

Милли кемлек формалашуы[үзгәртү]

Милли кемлек тумыштан пәйдә булган үзенчәлек түгел. Тикшеренүләр күрсәткәненчә, шәхеснең милли кемлеге - милли символлар (ингл.), тел, милли төсләр (ингл.), милләтнең тарихы, милли аңы, кан буенча туганлылыгы мөнәсәбәте (ингл.), мәдәният, музыка, ашамлыклар, радио, телевидение, һәм кешеләрнең көндәлек тормышларындагы башка "уртак" элементларының нәтиҗәсе.

Төркемнең яшәешенә аның тышыннан килүче куркыныч янавы ачыктан-ачык булып торганда, индивидларның милләтнең иясе буларак үзләрен күрүе аларны мәлләттәшләр белән бердәм булуга, берләшеп уртак куркынычка торырга өтәрә.

Милли кемлеккә бәйле шәхесэче конфликт төрләре[үзгәртү]

Кытайлы кемлектән тайваньлы кемлеккә[үзгәртү]

Кытайлы кемлегеннән (ингл.) аермалы булган тайваньлы кемлегенең (ингл.) үсүе соңгысының үрнәге. Соңгысы Кытай байрагы Кытай Җөмһүриятеның үзенең Flag of the United Nations.svg БМО урынын Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүриятена оттырганнан соң (ингл.) халыкара мөнәсәбәтләрдә Тайвань дип аталып башлавыннан көчәя башлый. 1990 нче елар азагында Кытайның Тайваньга карата соңгысының бәйсезлегенә янаучы ММЧдагы лозунглар ("җирләрен кайтарырга һәм берләштерергә") һәм хәрби яктан куркынычын тудырганы ("ракеталар тестлары") белән Тайваньдагы сәясәткә тәэсир итергә торышуы заманында Тайваньның бәйсезлеге (ингл.) төшенчәсенең халкы тарафыннан яклавын (һәм тайваньлы кемлекнең дә) тагын да көчәя баруы күзәтелә. Илнең рәсми исеме "Кытай байрагы Кытай Җөмһүрияте" булып кала бирсә дә, ә утрауда яшәүчеләрен күп еллар дәвамында үз илләрен "Кытай" дип атарга өйрәтелсә дә, 1980 нче һәм 1990 нчы еллар дәвамында илдә басылып мәгариф системасында кулланылган барлык дәреслекләр һәм кулланма материалларында, мәктәпләрдә ясалган барлык игъланнарда укучыларга "без кытайлы..." дип мөрәҗәгать ителгән булсада, Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүриятеның игъланнары һәм хәрби янаулары аркасында һәм Пан-Грин Коалициясенең (ингл.) 'тайваньлы кемлеген' алга сөрүе нәтиҗәсендә 2000 нче елларда өлкәннәрнең арасында үз кемлекләрен "тайваньлы" дип билгеләргә башлаучыларның саннары үсүе күзәтелә.

Милли кемлек һәм иҗтимагый кемлек ара конфликт төрләре[үзгәртү]

Милли кемлекнең шәхеснең иҗтимагый кемлеге (ягъни 'үзен җәмгыять әгъзасы буларак билгеләүче үзлекләрнең җыелмасы булган кемлеге') белән низагка керү очраклары да була. Мәсәлән, күп гарәп илләре белән (ингл.) һәм фәлестинлылар белән хәрби низагда булган (ингл.) Израиль байрагы Исраил дәүләте ватандашлары булган күп Израил гарәпләре (ингл.) өлешчә үзләре, өлешчә башкалар тарафыннан этник милләтләре аркасында гарәпләр (ингл.) яки фәлистинлылар (ингл.) белән билгеләнә.
Мәгънәви ягыннан кап-каршы вәзъгыятьне яшәгән тайваньлылар психологик һәм социологик яктан охшаш булган милли белән иҗтимагый кемлекләре арасындагы кемлек кризисын (ингл.) кичерә: дәүләт хезмәтләре бастырган идентификацион карточкалары һәм паспортларында илләренең исеме "Кытай Җөмһүрияте" буларак күрсәтелсә дә, халыкның билгеле бер өлеше үз илләрен этник милләтләренә нигезләнеп "Кытай" дип күрергә юксына. Шул ук сәбәп аркасында илнең "Прогрессив демократик партиясе" (ингл.) рәсми рәвештә "Тайвань бәйсезлек декларациясенең" (ингл.) кабул ителүен һәм ил исемен Тайвань Республикасы (ингл.) буларак үзгәртелү кирәклеген алга сөрә.

Милли кемлек яклары[үзгәртү]

Берәүнең милли кемлегенең позитив якка эшләгәндә патриотизм, негатив якка юнәлгәндә - шовинизм дип атала.

Башка чыганаклар[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]