1957 елда “Маяк” шартлавында атом нурланышы алган Мөслим авылы халкы 2009 ел азагына кадәр күчеп бетәчәк. Мөслим урынында урман булачак. Азатлык радиосы
- Уфада мөселман киемнәре күргәзмәсе үтте
Уфадагы “Ихлас” мәчетендә мөселман хатын-кызлары өчен тегелгән киемнәрнең зур күргәзмәсе оештырылды.
Әлеге үзенчәлекле һәм күптән көтелгән күргәзмәне күрергә бик күп гүзәл затлар килгән иде. Экспозицияне Башкортстан мөселман зыялыларының төбәк оешмасы җитәкчесе Рәмзия Сафина белән Уфа шәһәре мөселман хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Мөнир Ләбиб кызы Байгилдина берлектә әзерләде.
[үзгәртү] Бөтен вакыйгалар
[үзгәртү] =Июль 2009 ел
1957 елда “Маяк” шартлавында атом нурланышы алган Мөслим авылы халкы 2009 ел азагына кадәр күчеп бетәчәк. Мөслим урынында урман булачак. Азатлык радиосы
- 2нче июль
- Татар һәм башкорт уртак мөрәҗәгать кабул итте.
Анда “Русиядәге милли сәясәт нигезләре” федераль кануны концепиясе Советлар иленең хаталарын кабатлый диелгән. Бу турыда татар конгрессы рәисе Ринат Закиров “Азатлык” радиосы журналистлары белән булган очрашуда әйтте.
Татар-башкорт халкы Русиядә милли сәясәтнең дөрес алып барылмавы –күпмилләтле илнең киләчәгенә куркыныч тудыра дип саный.
Мөрәҗәгатьтә “Советлар иле милли үзенчәлекләре булмаган “совет халкы” тәрбияләргә тырышты. Бу күренешләр җәмгыятьтә, милләтләр арасында каршылыклар китереп чыгарды. Ахыр чиктә ил таркалды” диелгән.
Татар конгрессы һәм Башкорт корылтае Русиядә яшәргә мәҗбүр булган халыкларны бетерү сәясәте яңадан башланды дип саный. “Русиядәге милли сәясәт нигезләре” кануны Русиянең милли төзелешен исәпкә дә алмый, хәтта моны кабул да итми, диелгән.
Концепиядә Русиядә федераль үзәк белән төбәкләр арасында килешүләр төзү, вәкаләтләрне бүлешү юлының искергәнлегенә дә басым ясалган. Азатлык радиосы