Бәхәс:Марс (планета)
Эшләнәсе[вики-текстны үзгәртү]
- Видеоның берсенә субтитрлар өстә.
- Инфобокста кулланылган "Планета" калыбыннан "Планета карточкасы" (ингл. Infobox planeta) калыбына күч.
- "Ghoul" ни икәнен аңлат искәрмәдә (аждаһа түгел).
- Рәсемнәрдә булган инглизчә язуларны татарчага тәрҗемә итеп, яңа рәсемнәр йөклә.
- Татар һәм рус әдәбиятларында/мәдәниятендә Марска бәйле әсәрләр бармы? Булса, "Мәдәният" өлешендә искә ал.
- cite journal калыбын кулланган чыганакларда авторлар исемнәре югала.
- "Дүртпочмаклар харитасы"н төзәт.
- Cite press release калыбын өстә.
- "Күзәтүләр тарихы" өлешенә Советлар Берлегенең Марсны өйрәнү программалары турында мәгълүмат өстә, аерым алганда, "Марс" һәм "Фобос" программалары турында
Бер сорау[вики-текстны үзгәртү]
Гафу итегез, мин SETI мәкаләсен тәрҗемә итәм. Бу сорауның, бәлки сезнең мәкаләгезгә дә берникадәр кагылышы бардыр. Җирдән читтәге тереклекме әллә Җирдән тыш тереклекме - кайсы термин дөресрәк күренә? Минемчә, Җирдән читтәге тереклек. Ягъни болар барысы да тереклек, тик бу тереклек Җирдән читтәрәк урнашкан.--A.Khamidullin (бәхәс) 6 мар 2017, 18:30 (UTC)
Җирдән читтәге тереклек дөресрәк була. Һәм шундый төркем бар: Җирдән читтәге тереклек эзләү--Kitap (бәхәс) 6 мар 2017, 18:52 (UTC) Бик зур рәхмәт--A.Khamidullin (бәхәс) 6 мар 2017, 19:03 (UTC)
Хәттә аерым мәкалә бар: Җирдән читтәге тереклек. Яңа табылган экзопланеталар турында мәгълүмат булса, өстәрбез.--Kitap (бәхәс) 6 мар 2017, 19:05 (UTC)
Әйе, Җирдән читтәге тереклек яхшырак яңгырый кебек. Мисаллар күп түгел, әмма бар: http://search.corpus.tatar/index_tt.php?openinframe=search/find.php___simple=%D2%97%D0%B8%D1%80%D0%B4%D3%99%D0%BD%20%D1%87%D0%B8%D1%82%D1%82%D3%99%D0%B3%D0%B5 IlnarSelimcan (бәхәс) 6 мар 2017, 21:37 (UTC)
Җавабыгыз өчен зур рәхмәт.--A.Khamidullin (бәхәс) 7 мар 2017, 18:55 (UTC)