Денискино
Денискино | |
Дәүләт | Россия[1] |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Сельское поселение Денискино[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Сельское поселение Денискино[d][1] |
Почта индексы | 446924 |
Денискино (Денис авылы; рус. Денискино) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы авыл, Денискино авыл җирлегенең административ үзәге.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 9 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя. Бу чорда Денискино авылына нигез салына.[2] Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.[3]
1917 елга авылда 1000нән артык хуҗалык, дүрт мәчет һәм мәдрәсә булган.[2]
Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2002 елда авылда 1341 (99% татарлар),[4] 2010 елда 1128 кеше яшәгән.[5]
Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ф. М. Әхмәтвәлиев — генерал‑майор.
- Минсәгыйть Вәлиуллин — мактаулы нефтьче.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бүгенге көндә Денискино авылында ике мәчет эшли. XX гасыр башында исә 4 мәчет һәм мәдрәсә эшләп килгән.[2][6]
1910-елларда төзелгән мәчет бүгенгә кадәр хезмәт күрсәтә. Аның ишекләре советлар чорында да ябылмаган.[6]
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хәзерге вакытта авылда «Тамчы», «Чишмә», «Чулпан» (халык исемен йөртә) фольклор ансамбльләре һәм «Мизгел» балалар ансамбле эшли. Ел сан Сабан туе үткәрелә.[2]
2010 елда авыл мәктәбенең бер кабинетында ислам музее ачыла.[6]
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Денискино авылында урта мәктәп эшли, татар теле предмет буларак укытыла.[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Татар энциклопедиясе. Шентала районы.
- ↑ История Четырла.
- ↑ Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
- ↑ Численность и размещение населения Самарской области. Статистический сборник.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Денискино авыл музеенда.