Гүзәл Мөхәммәтдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гүзәл Мөхәммәтдинова latin yazuında])
Гүзәл Мөхәммәтдинова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Гүзәл Фаил кызы Мөхәммәтдинова

Туу көне

21 август 1965(1965-08-21) (58 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск

Эшчәнлек еллары

1989 – х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

домрачы, педагог

Кораллар

домра[d]

Коллективлар

ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры

Бүләкләр

ТР атказанган артистыТР халык артисты - 2024

Гүзәл Мөхәммәтдинова, Гүзәл Фаил кызы Мөхәммәтдинова (Гузель Фаильевна Мухаметдинова, 1965 елның 21 августы, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Магнитогорск) ― Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кыллы халык уен кораллары кафедасы профессоры, Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты (домра), Татарстан Республикасының атказанган (2010) һәм халык (2024) артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 21 августында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туган. Әти-әнисе Магнитогорскидан Яр Чаллы шәһәренә КАМАЗ төзелешенә килгәннәр. 8 яшендә 2нче музыка мәктәбенә домра классына биргәннәр. Әлеге халык уен коралы белән кызыксыну беренче педагогы Татьяна Михайловна Колесникова ярдәмендә барлыкка килә. С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесының (2008 елдан көллият) ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зинаида Ивановна Плетнева классында профессиональ уен техникасын үзләштерә (1984 елда тәмамлаган). Аның җитәкчелегендә яшь домрачы конкурсларда җиңү яулый һәм концертларда чыгыш ясый башлый. Һәм нәкъ менә Зинаида Ивановна аңа Мәскәүдә укуын дәвам итәргә тәкъдим итә[1]

Гнесиннар исемендәге дәүләт музыка-педагогика институтын (хәзерге Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе[d]) (профессор Н. И. Липс классы) һәм Казан дәүләт консерваториясе аспирантурасын (профессор Ш. С. Әмиров классы) «халык оркестры инструментлары» (домра) белгечлеге буенча (1994 елда) һәм «оркестр дирижеры» белгечлеге буенча (2003 елда) тәмамлаган.

1989 елдан консерваториядә укыта (домра махсус классы, ансамбль, дирижерлык классларын алып бара). 1999 елдан ― доцент. Укытучылык эшчәнлеге елларында доцент Г.Ф. Мөхәммәтдинова 70тән артык чыгарылыш укучысын әзерләгән. Шәкертләре арасында – Эрдни Чавлинов, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле баш дирижеры, Татарстанның атказанган артисты (2020) [2][3], Гөлнара Гарифуллина, ТР атказанган артисты (2007), Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры солисты һ.б.[4].

2001―2015 елларда – Казан консерваториясе халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры сыйфатында 30дан артык концерт программасы әзерләгән һәм башкарган. Оркестр VII Бөтенроссия «Музыка России» (Россия музыкасы) халык оркестры өчен заманча музыка фестивалендә катнаша (Мәскәү, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең Концертлар залы).

Актив концерт эшчәнлеге алып бара. 1993―2001 елларда һәм 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр Россиянең халык артисты, профессор А. И. Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисты. Г. Ф. Мөхәммәтдинова ― кыллы уен коралларында уйнау һәм укыту буенча Идел буе республикаларында әйдәп баручы музыкантларның берсе[5].

2015 елда оркестр составында Г. Ф. Мөхәммәтдинова җитәкчелегендәге квартет (Г. Мөхәммәтдинова ― кече домра, В. Севостьянов ― кече домра, А. Афанасьев ― альт домра, Р. Хәсфиуллин ― бас домра) оеша, алар оркестрның концертларында аерым чыгышлары белән үзләрен таныталар. Шулай ук «Татар моңы – 2016» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсында катнашып дипломант исеменә дә лаек булалар.

2015 елда «Домра дуэты» ансамбле оеша (Г. Мөхәммәтдинова һәм аның шәкерте Анастасия Кильдюшкина составында). Домрачылар дуэты классик һәм хәзерге композиторларның музыкасын (домра өчен язылган оригиналь әсәрләрне, шулай ук, башка инструментлар (скрипка, флейта һ.б.) өчен язылган эшкәртмәләрен) башкара[6].

Чит илләрдә: Казакъстан (2010, 2011, 2012), Голландия (1995), Швейцария, Австрия (1995, 1998), Алмания (1995, 1998, 2000, 2002, 2008), Көньяк Корея һ. б.) һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә: Мәскәүдә (Мәскәү консерваториясенең Кече залы), Санкт-Петербургта (В. В. Андреев исемендәге рус халык уен кораллары академия оркестры белән берлектә), Казан, Уфа, Сембер, Саранск, Йошкар-Ола, Чабаксар, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай һ.б. шәһәрләрдә сольный концертлар белән чыгыш ясый[7].

Репертуарында А. Цыганков, В. Городовская, Н. Будашкин, И. Тамарин, С. Гобәйдуллина, Р. Белялов, Д. Шостакович, С. Рахманинов, А. Алябьев, П. Сарасате, Г. Доницетти, К. Сен-Санс һәм башка композиторларның әсәрләре урын алган.

1993 елда Казан шәһәрендә «Софья Гобәйдуллина музыка фестивале»ндә катнаша. Автор тарафыннан Цюрих шәһәрендә (Швейцария, 1996) узучы С. Гобәйдулина музыка фестивалендә катнашу өчен чакырыла, анда С. Гобәйдулинаның кече, альт һәм бас домрлары өчен «Татар фольклоры мотивлары буенча» өч сюитасының дөнья премьерасы була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]