Эрдни Чавлинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрдни Чавлинов latin yazuında])
Эрдни Чавлинов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Эрдни Зулаевич Чавлинов

Туу көне

14 июль 1987(1987-07-14) (36 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Калмык АССР, Кетченер районы[d], Шатта[d]

Эшчәнлек еллары

2007 ― х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

музыкант, дирижер, аранжировкалаучы, педагог

Кораллар

кыллы-чиртмә уен кораллары

Коллективлар

«Бәрмәнчек» ансамбле
«Кадим Әлмәт» ансамбле

Бүләкләр

ТР атказанган артисты - 2020

Эрдни Чавлинов

Эрдни Чавлинов, Эрдни Зулаевич Чавлинов (калм. Эрднь Зулаевич Чавлинов, 1987 елның 14 июле, СССР, РСФСР, Калмык АССР[d], Кетченер районы, Шатта) ― музыкант, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле баш дирижеры (2008 елдан), «Кадим Әлмәт» этник музыка ансамбле сәнгать җитәкчесе (2021 елдан). Казан дәүләт консерваториясе укытучысы (2022 елдан). Татарстан Республикасының Атказанган артисты (2020)[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елның 14 июлендә Калмык АССР Кетченер районы Шатта бистәсендә туган. Әнисе Ирина Санджиевна ― Шатта мәктәбендә биология укытучысы, әтисе Зула Богаевич ― механизатор. Гаиләдә апасы Кермен ― педагог, абыйсы Джангар ― Калмык дәүләт университеты[d] магистры.

Балачактан ук Эрдни иҗади шәхес булып үсә: җырлый, бии, рәсем ясый һәм шигырьләр укый. Кетченер гимназиясендә һәм балалар музыка мәктәбендә, Элиста сәнгать училищесы каршындагы сәләтле балалар өчен мәктәп-студиядә, Элиста сәнгать училищесында укыган. Калмыкиянең «Ойраты» Дәүләт бию театрында[2] эшләгән.

2005―2007 елларда Улан-Батор шәһәрендә Монголия Кораллы көчләренең[d] академия җыр һәм бию ансамблендә[d] стажировка үткән.

2007 елда П. О. Чонкушов исемендәге Элиста сәнгать училищесын (хәзер көллият[3]), 2012 елда Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (профессор Г. Ф. Мөхәммәттдинова классы)[4]. Казан шәһәренең 21нче балалар музыка мәктәбендә гитара классы буенча укыткан[5].

2008 елда, нигезләнгән көненнән башлап, сәнгать белеме кандидаты Геннадий Макаров тарафыннан Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә эшкә чакырыла, оркестр артисты буларак чыгыш ясый. 2012 елдан ― ансамбльнең оркестр төркеменең баш дирижеры. Баш дирижер җитәкчелегендә «Бәрмәнчек» ансамбленең оркестр төркемендә халык җырларының элек киң тамашачылар даирәсенә билгеле булмаган уникаль эшкәртмәләре барлыкка килә[6].

2021 елда «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатыннан «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә оештырылган «Кадим Әлмәт» этник музыка ансамбле сәнгать җитәкчесе [7]. Әлеге ансамбль ― Россия Russian World Music Awards 2022 этник музыка премиясенең «Иң яхшы аутентик проект» номинациясендә җиңүчесе[8]. Ансамбль музыкантларының концерт репертуары Э. Чавлинов аранжировкалары белән тәкъдим ителә [9].

2022 елдан Казан консерваториясенең татар музыкасы кафедрасында укыта, традицион кыллы-чиртмә уен кораллары (домра[d], гөслә) классын алып бара [10].

100 дән артык татар халык җырларын һәм көйләрен инструментовкалау, аранжировкалау һәм эшкәртмәләр авторы (мәсәлән, «Ком бураны» [11], «Кәләй урамнары»[12] һ. б.).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Уроженец Калмыкии Эрдни Чавлинов стал заслуженным артистом Татарстана. РИА «Калмыкия», 03.02.2020(рус.)
  2. «Ойраты» ― Государственный театр танца Калмыкии
  3. Колледж искусств имени П. О. Чонкушова. Основные сведения
  4. Калмык Эрдни Чавлинов стал заслуженным артистом Республики Татарстан. «Новостная Элиста», 31.01.2020(рус.)
  5. Чавлинов Эрдни Зулаевич. Инертактивплюс.ру
  6. Марина Скворцова. Эрдни Чавлинов стал заслуженным артистом Республики Татарстан. «Туганайлар», 30.01.2020
  7. Коллектив этнической музыки «Кадим Алмет». Благотворительный фонд «Татнефть»
  8. «Кадим Алмет» ВКонтакте
  9. Музыкальный коллектив «Кадим Алмет». Этно-модерн фестиваль «Каракуз»(рус.)
  10. Чавлинов Эрдни Зулаевич. Казанская государственная консерватория имени Н. Г. Жиганова(рус.)
  11. «Ком бураны». YouTube видео, 3:01
  12. «Кәләй урамнары». YouTube видео, 3:22
  13. Татарстана ачта артист ― Эрднь Чавлинов. «Хальмг унн», 04.02.2020(калм.)
  14. Чавлинов Эрдни Зулаевич. Художественный персонал. bermenchek.ru(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]