Мөҗип Низамиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөҗип Низамиев latin yazuında])
Мөҗип Низамиев
Туган телдә исем Мөҗип Таҗи улы Низамиев
Туган 1 май 1934(1934-05-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Күтәмәле
Үлгән 15 гыйнвар 2012(2012-01-15) (77 яшь)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Иске Кәшер мәктәбе, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре фирка эшлеклесе, мәдәният җитәкчесе
Җефет Асия
Балалар ике кызы
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
РСФСР аказанган мәдәният хезмәткәре

Мөҗип Низамиев, Мөҗип Таҗи улы Низамиев (1934 елның 1 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Күтәмәле2012 елның 15 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) ― мәдәният эшлеклесе, 2000―2004 елларда Казандагы Г. Тукай музее директоры, 1971―1997 елларда ТАССР (1991 елдан Татарстан) мәдәният министры урынбасары, ТАССР (1977) һәм РСФСР (1984) атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән шәхес.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1934 елның 1 маенда Татарстан АССР Сарман районы (хәзерге Яңа Имән авыл җирлегенең административ үзәге) Күтәмәле авылында туган [1]. Туган авылында җидееллык, Иске Кәшер авылында урта мәктәптә белем алган. Читтән торып укып, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Казан дәүләт педагогия институтын, 1969 елда КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952―1956 елларда ― Сарман районы Иске Минзәләбаш һәм Күтәмәле мәктәпләрендә тарих укытучысы.

1956―1967 елларда ― КПССның Сарман район комитетында: инструктор, пропагандист, бүлек мөдире урынбасары, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, райкомның өченче һәм икенче секретаре.

1969―1971 елларда ― КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1971―1997 елларда ― ТАССР (1991 елдан Татарстан) мәдәният министры урынбасары. Әлеге вазифада 25 елдан артык эшләп, пенсиягә чыга. Бу елларда республикада барлыгы 1150 мәдәният оешмасы бинасы сафка баса (Ел саен Татарстанда 45-50 яңа мәдәният йортлары ачылып тора)[2]. С. Сәйдәшев, Г. Тукай, Ф. Яруллин, М. Фәйзи, М. Җәлил, Ш. Маннур, С. Хәким, М. Горький, Я. Купала, Н. Дурова, Е. Боратынский һәм башка күренекле әдәбият-сәнгать әһелләренең музейлары ачыла[3]. Мәдәният оешмалары җитәкчеләре аңа «Музей Төзиевич» дигән кушамат тага[4].

2000―2004 елларда ― Казандагы Г. Тукай музее директоры.

«Уйнагыз, гармуннар!» республика халык иҗаты бәйрәме, Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» клубына нигез салуда катнашкан шәхесләрнең берсе[5].

БТК оештырылгач (1992 елның июне), конгрессның башкарма комитеты рәисе (Индус Таһиров) урынбасары итеп сайлана һәм соңрак БТК аппаратында эшли.[6].

2012 елның 15 гыйнварында 77 яшендә вафат. Казанның Иске бистә зиратында җирләнгән[7].

Китабы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Полвека на ниве культуры. Мәдәниятка багышланган гомер[8]. К.: ТКН, 1998. ISBN 5-298-00804-6

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Асия, укытучы; кызлары Ләйсән, Кадрия.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Яңа Имән авыл җирлеге турында. 2021 елның 7 май көнендә архивланган. Сарман районының рәсми порталы
  2. Соңгы рәхмәт сүзләре.(үле сылтама) «Сәхнә», 21.07.2015
  3. Тукай музеенда Мөҗип Низамиевның 75 яшьлеген бәйрәм итәләр. gabdullatukay.ru, 18.05.2009
  4. Шамиль Мулаянов. Одержимость. 2021 елның 10 май көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 30.04.2004(рус.)
  5. Нигезен бергә салган идек. Шәһри Казан, 28.06.2013
  6. Первые шаги исполкома ВКТ(рус.)
  7. Отдал жизнь культуре – без остатка. trt-tv.ru, 16.01.2012(рус.)
  8. Полвека на ниве культуры. 2021 елның 7 май көнендә архивланган. Сайт Российской Государственной Библиотеки(рус.)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Фәрит Яхин
1993―1999
Казандагы Г.Тукай музее директоры
2000―2004
Аннары:
?