Ренат Вәлиуллин (1972)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ренат Вәлиуллин (1972) latin yazuında])
Ренат Вәлиуллин
Туган телдә исем Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин
Туган 19 март 1972(1972-03-19) (52 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Сәрдә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, даими вәкил
Бүләк һәм премияләре Казанның меңьеллыгы истәлегенә медале - 2005 Фидакарь хезмәт өчен медале - 2014«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале - 2022ТР атказанган мәдәният хезмәткәре - 2013

Ренат Вәлиуллин, Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин (Ренат Накифович Валиуллин, 1972 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Сәрдә) ― Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе (2024 елдан), Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле (2015―2024), филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2013).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 19 мартында Арча районы Урта Сәрдә авылында туган. Казанда «татар теле, әдәбияты, тарих укытучысы» белгечлеге буенча дәүләт университетын (1994), Сарытауда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Столыпин исемендәге Дәүләт хезмәте академиясен (2004, читтән торып) тәмамлаган. Төрек һәм гарәп телләрен белә.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елда — КДУның фәнни китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шәрык секторы хезмәткәре.

1996―1998 елларда ― Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих укытучысы.

1998―2001 елларда ― ТР ФА Тарих институтында гыйльми хезмәткәр.

2001―2002 елларда ― Питрәч районы администрациясендә гомуми бүлек мөдире.

2002―2004 елларда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшли торган бүлек мөдире.

2004―2005 елларда ― ТР Министрлар Кабинеты аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге әйдәүче референты.

2005―2007 елларда ― БТК Башкарма комитеты рәисенең урынбасары.

2007―2008 елларда ― ТР Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе, 2008―2011 елларда ― ТР Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе.

2011 елда ― ТР премьер-министры урынбасарының ярдәмчесе.

2012 елда ― БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.

2015 елның апреленнән ТР Президенты в.б. Рөстәм Миңнехановның 375нче Указы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле итеп билгеләнгән[1]. Даими вәкил буларак, Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе арасындагы икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү, татарларның милли-мәдәни тормышына ярдәм итү белән шөгыльләнә. Россиянең төньяк- көнбатышындагы Архангельск, Вологда, Калининград, Киров, Новгород, Мурманск, Псков өлкәләре, шулай ук өч Балтыйк буе иле (Эстония. Литва, Латвия) белән Татарстанның элемтәләре дә аның вәкәләтенә керә.

2024 елның февраленнән ― Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе[2].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Революциягә кадәр татарча чыккан дәреслекләр турында кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы академик Әбрар Кәримуллин), 3 монография чыгарган, басылып чыккан фәнни мәкаләләре бар.

  • Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә кулланылган гуманитар фәннәр буенча дәреслекләр (XIX йөз азагы ― XX йөз башы). Казан: Хузур, 2016.

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ике улы бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле булып Ренат Вәлиуллин билгеләнде. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"
  2. Ренат Вәлиуллин башка вазифага күчте. Портал татар Санкт-Петербурга и Ленинградской области, 03.03.3024
  3. Валиуллин Ренат Накифович. Портал Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]