Рамил Әсхәдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рамил Әсхәдуллин latin yazuında])
Рамил Әсхәдуллин
Туган телдә исем Рамил Гамил улы Әсхәдуллин
Туган 16 февраль 1983(1983-02-16) (41 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре җырчы-музыкант, автор-башкаручы
Җефет Нәфисә
Балалар кызы Элина
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 2023

Рамил Әсхәдуллин, Рамил Гамил улы Әсхәдуллин (1983 елның 16 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) ― җырчы, автор-башкаручы, популяр җырларга көй язучы композитор, Түбән Каманың «Мунча ташы» эстрада театры җырчысы, музыканты. Татарстанның атказанган артисты (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1983 елның 16 февралендә Түбән Камада туган. Әтисе ― «Мунча ташы» эстрада театры артисты һәм җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла. Әнисе ― Алсу, Түбән Кама химия сәнәгате машинисты. Бертуган энесе Ирек гаиләсе белән Түбән Камада яши, эшмәкәр.

Рамил, баян классы буенча музыка мәктәбен һәм гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныфын тәмамлагач, әтисенең кушуы буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка училищесына (2008 елдан көллият) укырга керә. «Мунча ташы» эстрада театрына музыкант штатына алына. Шунда җырлый башлый һәм клавишалы музыка коралында уйный. Җырлар яза, аранжировка ясый. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлагач, театрга җырчы булып кайта[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Каманың «Мунча ташы» эстрада театры логотибы

Язган җырлары берничә йөзгә җыела. Язган көйләрен күп җырчылар башкара (шул исәптән, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова һ. б.). Баштарак атнасына ике-өч җыр язган, хәзер көйләр күп иҗат итми, һәр җыры хит булсын дип эшли. Соңгы вакытта көйләрне «Казан егетләре» төркеме солисты Айдар Әгъләмов белән бергәләп яза. Җыр текстларына таләпчән, соңгы җырларын Альбина Мортазина шигырьләренә язган. Әтисе сүзләренә язган җыры бар. Кайбер билгеле җырлары: «Яңгырлар юмас микән», «Абыем», «Адым саен елмаю», «Яратам сине димә», «Әллә нинди уен уйныйбыз», «Үлеп яратам», «Хыялымдагы җанашым», «Миңа син генә кирәк», «Үзең киттең», «Казлар», «Күзләремә ышан» һ. б.[2]

Өйләнгәч, ярты ел Мәскәүдә эшли – анда «Руки Вверх!» төркеме җырчысы Сергей Жуков[калыпны мәкаләдән алып куярга] чакыруы буенча барган. Алсу, Сергей Лазарев, Михаил Боярский кебек Россия йолдызлары белән бергә эшли[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Нәфисә, элек пиар белгече булып эшләгән. Кызлары Элина. Гаилә Казанда яши.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лилия Йосыпова. Рамил Әсхәдуллин: «Миннән яхшы пешекче чыгар иде». «Ирек мәйданы», 2021 ел, 29 апрель, 8нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]