Гамил Әсхәдуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гамил Әсхәдуллин latin yazuında])
(Гамил Әсхәдулла битеннән юнәлтелде)
Гамил Әсхәдуллин
Туган телдә исем Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин
Туган 19 март 1959(1959-03-19) (65 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре театр җитәкчесе
Җефет I – Алсу
II – Алсу
Балалар Рамил, Ирек (I никахыннан)
Айтуган, Айзилә (II никахыннан)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты«Фидакарь хезмәт өчен» медале
Сайт Гамиль Асхадулла

Гамил Әсхәдуллин, Гамил Габдулла улы Әсхәдуллин, сәхнә псевдонимы Гамил Әсхәдулла (1959 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама районы, Шәңгәлче) ― «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959 елның 19 мартында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлаган[1].

Түбән Камада машина йөртүче, «Җәлил» яшьләр киноконцерт үзәге идарәчесе булып эшләгән[2].

1980 елның 1 апрелендә Түбән Камада беренче тапкыр «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үткәрелгәч барлыкка килгән «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театрында башта административ эшләр башкара, соңрак, театрның беренче директоры Шәмси Закиров Казанга күчеп киткәч, театрның сәнгать җитәкчесе булып кала. Шәхси эшмәкәр булып теркәлә[3]. Озак еллар театрда Гали Галиевич ролен башкара. Миниатюраларда гади кешеләрне уйнарга ярата[4].

Г. Әсхәдуллин тырышлыгы белән Түбән Кама шәһәр хакимияте театр өчен офис бирә, театр җитәкчесе анда балалар өчен студия ачарга планлаштыра.

Җәмәгать эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы иҗтимагый шурасы әгъзасы [5].

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Шәңгәлче авыл җирлеге Советы депутаты булып сайланган, Бердәм Россия фиркасе әгъзасы[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I никахы ― Алсу, Түбән Кама химия сәнәгате машинисты булып эшли. Уллары Рамил (1983), җырчы, композитор; Ирек, Түбән Камада эшмәкәр.
II никахы ― Алсу, балалары: улы Айтуган, кызы Айзилә[8]. Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында яшиләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]